Мәдәни мохит
8 февраль 2024, 14:05

Яшьлегебез йолдызы булды ул!

   Без яшь чакта бар дөньяга киң таралу алган һәм дискотека залларында бер дә туктамый яңгыраган Modern Talking дуэтын төзүче Дитер Болен үзенең юбилеен билгели, дуслар.

Яшьлегебез йолдызы булды ул!Яшьлегебез йолдызы булды ул!
Яшьлегебез йолдызы булды ул!

Без яшь чакта бар дөньяга киң таралу алган һәм дискотека залларында бер дә туктамый яңгыраган Modern Talking дуэтын төзүче Дитер Болен үзенең юбилеен билгели, дуслар.

   Евродисконың төп йолдызларының берсе булган бу дуэтта Дитер Болен, Томас Андерс белән берлектә, 12 студия альбомы чыгарган, шуларның дүртесе – “мультиплатин” альбомнар исемлегендә.

   Безнең чор кешеләре барыбыз да яратып тыңлаган һәм биегән бу төркемнең пластинкалары 200 миллионнан артык (!) данәдә таралган һәм бүген дә алар бар дөнья эфирларында яңгыравын дәвам итә.

   Без генә түгел, “йолдызлар” да картая икән шул, дуслар. Кайчандыр күзләрне чагылдырырлык чибәр егет булган Дитерга да 70 тулгач соң инде...

Фото: stena.ee

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас