Мәдәни мохит
6 февраль 2024, 05:47

"Җанлы сүз" нәтиҗәләренә якыйнадык

Иң активлар кемнәр?   

"Җанлы сүз" нәтиҗәләренә якыйнадык"Җанлы сүз" нәтиҗәләренә якыйнадык
"Җанлы сүз" нәтиҗәләренә якыйнадык

Иң активлар кемнәр? 

 

 

 

"Җанлы сүз" иҗади осталык лабораториясе 2нче февраль көнне жюри эшен оештырды. Килгән эшләр тикшерелде, нәтиҗәләр ясалды.  Шулар буенча карап узсак, мондыйрак күренеш туа:

10 яшен тутырган  "Җанлы сүз" конкурсында быел 176 кеше катнашты. Бәйгегә 197 эш ( 2-3 номинациядә) тәкъдим ителде.

Конкурста барлыгы 39 шәһәр һәм район вәкилләре катнашты:

- Башкортстан Республикасының 22 районы һәм 8 шәһәреннән;

- Татарстан Республикасының 6 районы һәм 3 шәһәреннән.

Активлык күрсәткән район-шәһәрләрне билгеләми үтеп булмый: Бакалы, Бишбүләк, Краснокама, Кушнаренко, Нуриман, Дүртөйле, Туймазы, Октябрьский һ. б. шундый активлыкка ия.

 Номинацияләр арасында күләм ягыннан беренчелекне шигырьләр алып тора (72). Икенче урында - әкиятләр (38). Калган номинацияләр якынча тигез булды.

Финал 21нче февральдә уза. Анда җиңүчеләр, призерлар, аларның җитәкчеләре чакырылачак, дип хәбәр иттеләр Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасында.

Кемнәр бу иҗади бәйгедә җиңеп чыкты? Тизрәк беләсе килә!

 

"Җанлы сүз" нәтиҗәләренә якыйнадык
"Җанлы сүз" нәтиҗәләренә якыйнадык
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас