Мәдәни мохит
5 февраль 2024, 07:13

Рушат Мөдәрисов юбилеен каршылый

Уфа “Нур” татар дәүләт театры актёры, Башкортстанның – халык, Татарстанның атказанган артисты Рушат Мөдәрисов үзенең 50 яшен бенефис спектакле белән каршы алачак.  

Рушат Мөдәрисов юбилеен каршылыйРушат Мөдәрисов юбилеен каршылый
Рушат Мөдәрисов юбилеен каршылый

Уфа “Нур” татар дәүләт театры актёры, Башкортстанның – халык, Татарстанның атказанган артисты Рушат Мөдәрисов үзенең 50 яшен бенефис спектакле белән каршы алачак.  24 февральдә “Нур” сәхнәсендә Зөлфәт Хәкимнең “Мәхәббәт тозагы” комедиясе куелачак. Ә юбиляр анда төп Әмир ролен башкара.
Рушат Мөдәрисов – театрның әйдәп баручы артистларының берсе. Ул Уфа дәүләт сәнгать институтының “Нур” театры өчен җыелган беренче курсын тәмамлаучыларның берсе. Яшь коллективның ныгуы һәм үсүенә зур өлеш керткән кеше. Актерның иҗади багажы илледән артык рольдән тора.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас