+21 °С
Болытлы
Бүген Уфабызда, башкаланың юбилеена багышланган флешмоб ак юл алды. Билгеле җырчы Гүзәл Уразова “Уфа юкәләре” җырының үз версиясен тәкъдим итте.
“Уфа каласының шәһәр башлыгы Ратмир Рафилович бу җырны Гүзәл син башкарсаң бик яхшы булыр иде дигән теләк белән чыккач, бик теләп башкардым. Сезгә дә ошар дип уйлыйм🙏🏻
Бүгенге көннән барлык музыкаль майданнарда!
Фикерләрегезне языгыз, көтеп калам”,- дип мөрәҗәгать иткән Гүзәл Уразова тамашачыларына.
Фото: shahrikazan.ru