Ә Әҗекәйдә ниндиләрен пешерәләр?
Мәчетле районы Әҗекәй авылында шушы көннәрдә “Бәлеш фестивале. Әҗекәй бәлеше” дип исемләнгән милли аш су – фольклор бәйрәме булып үтте. Бәйрәмне үткәру максаты: милли ризыкларның үзенчәлеге, гореф- гәдәтләребезгә ихтирам, бер-беребез белән аш су әзерләү серләре белән бүлешу, аралашуны популярлаштыру.
Бәйрәмгә алдан кунаклар чакырылды, анда теләге булган һәр кеше катнаша алды.
Бәлеш пешерү буенча осталык белән “Акчарлак” фольклор төркеме апалары бүлеште. Остабикәләр бәлешнең нинди генә төрен пешермәгән: ачык бәлеш, гөбәдия, итле бәлеш, зур бәлеш, балан, шомыр, төрле -төрле җиләк бәлешләре...
Кунаклар өчен әзерләнгән иң зур бәлеш бәйрәмнең символы булып торды.
мәкальләре, әйтемнәр, табышмаклар, такмакларны искә алу белән, зур бәлешне тәмләп карау, авыз итү белән тәмамлады, дип яза “Акчарлак” фольклор төркеме житәкчесе, Әҗекәй авылы клуб мөдире Илүсә Әсбапова.