Мәдәни мохит
30 гыйнвар 2024, 06:50

Әлмәндәр бабай

Бөек артист Шәүкәт ага Биктимеровның тууына 95 ел тулды.

Әлмәндәр бабайӘлмәндәр бабай
Әлмәндәр бабай

Мәшһүр артист башкарган рольләрне, очрашуларны барлыйм . Күптәннән аның белән таныш булганбыз быз икән. Истә, бар да истә. Гап-гади , эпизодик роленә кадәр истә. Бигрәк тә мәңгелек Әлмәндәре күз алдында. Артист 400 ләп роль уйнаган икән. Озын игелеклеле гомернең бәрәкәтле сәхифәләре бу.Уфага  соңгы килүендә ул “Ханума” спектаклендә азербайҗан морза-дворяны ролен башкарды. Сүзе дә бик аз булган персонаж. Шәһәрнең элитасы – “каймагы” булган бер төркем аксөяк-морзалар җәмәгать мунчасында дөнья хәлләрен барлый.

 Анда театр корифейлары катнаша, шул актерлык ансамбленда мәһабәт һәм мәгърур Шәүкәт абый тудырган образ калка. Нәкъ шул мизгелләрне мәңгеләштергәнмен : фотога төшергәнмен . Нинди килеш-кыяфәт, нинди титаник сын, нинди үтәли караш. Бер сүз белән әйткәндә  –  Шәүкәт Биктимеров бу!

Истәлекле очрашулар

 Соңгы тапкыр 2007 елгы Г. Камал театры гасрольләрендә күрешкәнбез икән, ә артист белән интервью һәм мәкаләм 2005 елда ук чыккан. Бу очрашуда мин аңа “Атна”да басылган мәкаләмне бирдем. Ул аны кулыннан төшермәде. Бар фотоларда да безнең гәзит белән төшкән (Соңыннан гына белдем: Шәүкәт абый басылганнарны шәхси архивына туплый икән).  “Яшел

чаукалык” шифаханәсендә ул елны Туфан абый Миңнуллин белән Нәҗибә апа Ихсанова да булды. Гадәттә мин Ринат абый Таҗетдинов белән Равил абый Шәрәфи бүлмәсенә килә идем.

 Шуннан йөрергә чыккач, башкалар белән күрешү-аралашулар башлана иде. Ринат абый таныштыргач, сөйләшү дә бик җиңелләшә иде. “ Әлмәндәр  бабайны Кытайда да беләләр” дип исемләгән мәкаләмне Шәүкәт абыйга тапшыргач, алдагы очрашуны хафаланыбрак көткән идем. Ләкин бар да әйбәт булды, ул инде ничектер үз итеп аралаша башлады.

         СССРның, Татарстанның халык артисты,  Русия һәм Татарстанның Дәүләт премияләре лауреаты Хәсән улы Шәүкәт Биктимеровның тормыш девизы бик гади иде – ул – эшләргә! Кешеләрдә киң күңеллелекне хөрмәт итә иде бөек артист, үзе де киң күңеле ачык, якты кеше  иде.  “Артист ни эләксә, шуны ашый”, – дигән сүзе бик истә калган – шундый олы шәхеснең  гали гадилеге дип әйтимме.

  Артист васыятьләре

Ул сөйләшүләрдәге мәшһүр  артистның  сүзләре хәзер инде пәйгамбәр васыяте итебрәк тә кабул ителә, чөнки Шәүкәт Биктимеров чын мәгънәсендә галиҗәнаб Камал  театрының пәйгамбәре иде. Әлбәттә, башлап,   үлемсез Әлмәндәр  образы хакында сүз чыкты. 1976 елдан сәхнәдән төшмичә, хәзер инде театрның визит карточкасына әйләнгән спектакль иде ул.

  • Бөтен союз буйлап йөрдек, чит илләрдә булдык. Төркия, Прибалтика, Мәскәү, Ленинград, Ашхабад, Ташкент,.. Уфага гына алты-җиде тапкыр килдек без бу спектакль белән.

Әлмәндәр  –  типик образ, сугышны кичкән буын вәкиле. Алар җәмгыятебезнең каймагы, милләтләрнең һәрберсендә дә алар – үз

халкының акылы, намусы. Эшлиләр, байлык артыннан кумыйлар, гаделләр, үзләрен дә хөрмәт итәләр. Аңа дөнья малыннан бигрәк, балаларының, халкының, рухының исән-сау булуы кирәк. Киләчәк буыннарның кешечә яшәве кирәк. Картайган саен дингә  ышану, инану да арта, ансыз булмый, чөнки иман – адәм баласының күрке.

  • Аксакал Әлмәндәр ролен Сез бик яратып башкарасыз бит инде,

 дигәнгә ул болай җавап биргән иде:

  • Дистәләгән еллар уйнау дәверендә мин генә түгел, халык та бик яратты аны. Хуҗа Насретдин кебек халык яраткан персонаж ул. Спектакльдә тормыштан алынган гадәти хәлләр һәм югары фәлсәфә үрелеп бара.

Туксаннан узган Әлмәндәрне алып китәргә Әҗәл килә, ә көчле рухлы, дәрт-дәрманлы шаян карт теге дөньяга китәргә ашыкмый. Әҗәлне кат-кат борып җибәрә ул. Алар арасында туктаусыз көрәш бара. Монда милләтебезнең рух ныклыгы гәүдәләнә. Һәркем бит үләсен белә, кайбер кеше шуңа бетеренеп, эшен дә юньләп эшләмичә сызып , вакытыннан алда үлә. Ә Әлмәндәр – оптимист, һәм ул аның тирәдәгеләргә йога. Хәзер аны Кытайда да беләләр.

         Кайда татар, шунда ул! Әлмәндәр халкыбызны гәүдәләндерүче уртак исемгә әйләнде, ә Туфанны тере классик ясады. Минтимер Шәймиев үзе:”Туфан Миңнуллин башка бер әсәр язмаса да, Марсель Сәлимҗанов башка бер әсәр куймаса да, ә Шәүкәт Биктимеров сәхнәдә бүтән бер роль уйнамаса да, Әлмәндәр белән тарихка кереп, классик булып калган булырлар иде”,–  диде.

Бу сөйләшүдә заманыбыз өчен бик мөһим мәсьәләләр дә күтәрелгән иде. Татар милләтенең бүгенгесендә нәрсәләр сөендерә һәим нәрсәләр көендерә, дигән сорауга ул болайрак җавап бирде:

  • Сөендергәне – илнең тынычлыгы, кешеләрнең дуслыгы, милләтнең сафлыгы, рухи чисталык. Көендергәне – килеп чыккан милли низаглар. Ә бит Әлмәндәр картлар һәрбер милләттә бар. Әшәке милләт юк ул.

Начар кешеләр генә бар. Әлмәндәр – тирән акыл белән тормыш кичкәннәр тибы, алар бөтен кеше белән уртак тел таба һәм дуслаша ала. Европаны мылтык тотып җәяүләп кичкән бит алар, дөньяга тынычлык яулап кайтканнар, аннан халык хуҗалыгын, илне торгызганнар. Низагларны булдырмыйча, гаиләдә иминлек тудырып, авыр ситуациядә дә кеше булып калырга кирәк. Туфанның бу әсәре  бернинди рәсми идеологиясез кешенең иң кирәкле көндәлек сыйфатларын үзенә туплавы белән кыйммәт. Әсәрдә кешенең туганнан башлап, үлгәнгә кадәрле намуслы булуы хакында сүз бара.Тормышта иң мөһиме – киләчәк буынга яхшылык калдыру:”Миннән алма бакчасы калсын, киләчәк буын да, минем кебек, алма үстерсен!”– ди Әлмәндәр.

Кешенең матурлыгын күрсәтә театр

Татар театрыны киләчәге хакындагы сорауга мәшһүр артист болай дип

җавап биргән иде:

  • Алмашка яшьләр килә, театрны халык ярата. Киноны телевизор

йотты. Кино бизнеска әйләнде, ә театрдан бизнес ясап булмый. Бизнес керә икән театрга, ул бетә. Иң борынгы, иң чиста, иң әһәмиятле сәнгатьләрнең берсе ул театр! Театрда хәзер мюзикл белән, бию, ритм  эффектлары белән мавыгу көчәйде көчәюен,  ләкин чын театр – барыбер тарихи театр ул.

Артисттан Уфа тамашачысы хакында да сорадым. Аның хакта бик әйбәт фикердә иде  Шәүкәт абый:

- Бик яратам мин аны. Уфа халкы – музыкаль, табигате белән сәнгатькә якын үзенә бер төрле нәфис халык. Гастрольләр алдыннан кәефем дә шәп түгел иде, соңгы тапкыр баруым булса үкенермен , дип килгән идем.

Уйнавымны шундый яхшы кабул иттеләр, бик шатландым, ярый әле,

килгәнмен. Уфа белән Казан тамашачысын һич аерып карамыйм мин.

Без Камал театры һәм Гафури театры артистлары  Минһаҗ агайлар, А. Мөбәрәков, Р. Янбулатова, Х. Кудашевлар заманыннан ук бик дуслар идек.

Уфа театрын да бик ярата Казан тамашачысы. Алар килсә, бар билетлар сатылып бетә. Спектакльләрендә  – гел аншлаг. Артистларның барысы да җырчылар, матур тавышлылар, романтиклар. Безнең татар да  азрак күтәребрәк уйнаганны, романтиканы ярата.  Ә  Г. Камал театрында көндәлек тормыш чагылышы өстенлек ала.

- Психологик театр инде?

- Шулай. Тагын бер нәрсә бар: театрга йөрүче  халык шакшылыкта казынуны түгел, кешенең матурлыгын күрсәтүне ярата. Кеше рухының, табигатенең матурлыгын күрсәтә театр. Әлмәндәрләр иманны, телне, илне, динне сакларга ярдәм итә.

Сүз ахырында

Шәүкәт абый – Әлмәндәр бабай  минем күңелгә шулкадәр кереп утырды ки, мин аны үземнең картәтәем Габдулла Хәсән улы Сәмигуллин (авылдагы кушаматы – Алтынкай) белән бергә кабул итә башлаганмын. Чөнки ул да Ватан сугышында дүрт авыр яра алган фронтовик  ифрат  шаян  кеше иде.  Сугышта бер күрәзәче карчык  аңа исән кайтасын һәм 81 яшҗкә кадәр яшәячәген әйтә. Мин аны хәзер кешеләр 91 гә  – Әлмәндәрчә яшиләр дип, тагын яшәргә күндердем. Ризалашкан иде.  Аның гомерен   Әлмәндәрнекенә тиңләп, 91 ел яшәде дип тә йөргән идем. Ялгышкан булып чыктым: картәтәй 93нче яшендә киткән булып чыкты. Монысы – үзе бер гыйбрәтле тарих.

Кулымда бөек артистның автографы. Анда:” Рәүф туган! Бәхетле булыгыз, татар халкына тамашачылар әзерләвегез өчен зур рәхмәт. Шәүкәт Биктимер  –  Әлмәндәр бабай. 16.04. 02. Уфа.” – диелгән. Димәк, эшләргә кирәк!

Әлмәндәр бабай
Әлмәндәр бабай
Әлмәндәр бабай
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас