Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры 4 февральдә М. Гафури исемендәге башкорт дәүләт акдемия драма театры сәхнәсендә чыгыш ясаячак.
Кунаклар Т. Миңнуллинның «Шулай булды шул» спектаклен тәкъдим итә. Спектакльне башкорт академтеатры режиссеры Илсур Казакбаев сәхнәләштергән. “Шулай булды шул” пьесасы Салават башкорт дәүләт театры сәхнәсендә зур уңыш белән барды.
Татарстан артистлары әсәрне ничек тәкъдим итәр икән? Әйткәндәй, журналистлар белән очрашканда режиссер сер итеп кенә спектакльгә берничә яңалык кертүен, хәтта пьесада сүзсез геройларның бу сәхнә әсәрендә сөйләшә башлавын әйтте.
Соңгы тапкыр Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Уфада 5 ел элек булган. Бу юлы да театр Уфа тамашачылары сөюен яулар дип ышанабыз.