Каран кызлары Питерда да сынатмый.
“Мин Бүздәк районының Каран авылы кызы. Әтием белән әнием 58 ел тату гомер итеп, безне, 4 кызларын, тәрбияләп үстереп, укытып, кеше иттеләр.
Әтием гомер буе колхозда баш экономист булып эшләде, әнием Каран урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятыннан укытты. Укучылары әле дә хөрмәт итеп хәлен белеп торалар. Бик бәхетле әни ул!”...
Озак еллар “Шәрык” радиосында тапшырулар алып барган, чишмә челтерәведәй ягымлы, назлы тавышлы Әлфия Мәүлетованы радиотыңлаучылар югалткандыр. Аның бүген Санкт–Петербург шәһәрендә яшәвен күпләр белмидер, дип, шушы әңгәмне әзерләп, гәзиткә тапшырырга торганда Әлфиябездән кайгылы хәбәр килеп иреште: “Кинәт кенә Әни вафат булды... Әңгәмәне кичектереп торыйк”.
Уфада яшәүче өч кызында чиратлап кунак булып торучы газиз әниләре Мәүдә апа кинәт кенә бакыйлыкка күчкән. Ахирәтебез, хезмәттәшебезнең зур югалту кайгысы безне дә каушатты. Кайгысын уртаклаштык та, үзебез дә уйга калдык. Гәзит эше шундый бит, таш яуса да, планлаштырылган эш эшләнергә тиеш. Әлфия белән әңгәмә әзер һәм ул Ходай кушкан сәгатендә чыгарга тиеш иде кебек. Уйлаштык та, кабат Әлфиягә мөрәҗәгать иттем, фикерләребез тәңгәл килде. Бу язмабыз укытучы, остаз, сөекле хатын, 4 тәүфыйклы кыз үстергән Мәүдә Хөбәйбулла кызының матур гомер юлына бер мәдхия, рухына дога булып барсын дип теләдек.
Бүздәк районының Каран авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач, Бәләбәй педагогия училищесында укытучы һөнәре ала. Ә инде гаилә корып, дүрт кызы тугач, читтән торып, БДПИның филология факультетын тәмамлый. Шул белгечлеге буенча Каран урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятын укытып, хаклы ялга чыкты. Хезмәт ветераны. “РФ Мәгариф алдынгысы” дигән мактаулы исемгә лаек булды. Әниемне бик хөрмәт итәләр иде, исән чакта укучылары һәрвакыт хәл белергә килеп йөрделәр. Укучылары, мәктәп коллективы, авылдашлар, күршеләр соңгы юлга озатканда да бик күп җылы сүзләр әйттеләр...
сезгә карата һәм, гомумән, нинди әни булды?
– Мин әниемне дөньядагы иң таләпчән әни дияр идем, ул безгә гел үрнәк булды. “Укытучы бар яктан да үрнәк булырга тиеш!” – ди иде. Безне дә күркәм итеп тәрбияләргә тырышты, “Сез укытучы балалары!”дип аңлата иде. Үзе бик өлгер булды. Телеңне йотарлык тәмле ризыклар пешерде, аның бәлешләре, чәк-чәкләре күргәзмәгә куярлык иде. Бик матур гөлләр үстерде, бакча тулы, өй тулы гөлләр булды! Ул бигрәк тә глоксиния яратты, нинди генә төстәгеләре юк иде ул чәчәкләрнең! Сигез тәрәзә төбе туп-тулы гөлләр булыр иде!..
Әтием Рәшит Дилмөхәммәт улы Хәмитов 1930нчы елгы иде, 87 яшендә бакыйлыкка күчте. Әти-әни икесе дә Каранныкылар.Икесе дә хезмәт ветераны, авылның хөрмәтле кешеләре булдылар.
якынрак булып чыккан, шулаймы?
– Әйе. Әнинең һәр дәрескә җентекле әзерләнүләре, аның үз-үзен тотышы миндә дә укытучы һөнәренә сөю уятты. Мәктәпне тәмамлагач, БДУ га филология факультетына укырга кердем, аннары мәктәптә 3 ел эшләгәч, аспирантурага керү теләге белән кире университетыма кайттым.
Аспирантурага керергә әзерләнеп йөргәндә, булачак тормыш иптәшем Марсельне очраттым, ул да физика факультетын тәмамлап, аспирантурага кандидат минимумнарын тапшырып йөри иде. Шулай итеп, гаилә корып җибәрдек.
матур гаилә дип беләбез.
уңган, ышанычлы тормыш юлдашы булып чыкты. Былтыр парлы гомер итүебезгә 35 ел тулды. Ирем инде 40 елга якын мәктәптә физика укыта, яхшы белгеч, югары категорияле укытучы, укучылары да, ата-аналар да аны бик хөрмәт итәләр.
Үземә килгәндә, гомеремнең иң матур вакыты – “Шәрык” радиосында эшләгән еллар булгандыр. Ике дистәдән артык еллар агышында бик күп кызыклы очрашулар, күренекле кешеләр белән әңгәмәләр, музыкаль тапшырулар узды. Тыңлаучыларыма бик рәхмәтлемен, яраттылар, бик күп җылы сүзләр әйтеп хатлар яздылар.
Эшемне күпме генә яратсам да, беренче урында гаиләм булды. Аңлашуга корылган мохиттә ике ул тәрбияләп үстердек, икесе дә мәктәпне көмеш медальгә тәмамладылар. Зур улыбыз Булат Санкт-Петербург Дәүләт кино һәм телевидение университетына укырга керде. Аннары кече улыбыз – Айдар физика факультетын тәмамлап, Петербургка аспирантурага укырга китте, физика-математика фәннәре буенча кандидатлык диссертациясен яклады, университетта эшкә калды.
Балалар китеп беткәч, өйдә бик моңсу, хәтта күңелсез булды да, үзебез дә, балаларга якынрак булыйк дип, алар янына юл тотык.
Баргач та фатир сатып алдык. Яшәгән җиребез Нева буенда гына, бик матур урында, яшеллек эчендә утырабыз. Фатирыбыз ике генә бүлмәле булса да, безгә бик җитә, балалар аерым яши, кунакка йөрешәбез. Киленнәребез Мария белән Дилә – бик тыйнаклар, акыллылар. Күз тимәсен!
– Гаилә елына аерым өметләр бармы.Әлфия?
кешеләр һәрвакыт эшләп ашыйлар, хәләл хезмәт белән гомер итәләр.
Бару белән ирем мәктәпкә эшкә урнашты, физика укыта. Мин “Мирас”
мәдәни үзәгендә татар теле курслары алып барам. Анда телне бөтенләй дә белмәгән кешеләр йөри, дәреслекләребез һәм уку әсбаплары бар, эшлә дә, эшлә генә. “Мирас” мәдәни үзәге күбесенчә яшьләр белән эшли, татар телен өйрәнү курсларыннан тыш, бию түгәрәге, җыр дәресләре бар, аларны да профессиональ җитәкчеләр алып бара.
Аннан тыш, төрле иҗади очрашулар, спорт уеннары, табигать кочагында ял итү, төрле чаралар күп үтә. Сабантуйларда, төрле кичәләрдә чыгыш ясыйбыз.
Узган ел Казанда 3нче Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездында делегат булып катнаштым, төрле чараларда чыгыш ясарга чакырып торалар.
Туган як белән һәрвакыт элемтәдә торабыз, туганнар, дуслар, күршеләрнең хәлен белешеп яшибез. Авыл һәм авылдашларның хәбәрләре килеп тора. Сагынганда тиз генә кайтып та килә идек. Хәзер Әни безне калдырып китте. Туганнар белән сагынып, юксынып, газизләребезне яратып искә алырга гына калды.
җитеп тора... Газизләребезнең, Мәүдә апаның урыны җәннәттә булсын. Әлфия, сиңа бу әңгәмә өчен аерым зур рәхмәт. Арытаба шатлыклы хәбәрләр генә ишетергә язсын.