Мәдәни мохит
25 гыйнвар 2024, 10:39

Талантлар өчен тавыш бирик!

Ә Эльза  – чын талант!

Талантлар өчен тавыш бирик!Талантлар өчен тавыш бирик!
Талантлар өчен тавыш бирик!

Ә Эльза  – чын талант!

 

 “Голос”, “Голос дети” музыкаль бәйгеләре тарихында безнең чибәр һәм искиткеч сәләтле кызларның исемнәре теркәлеп тора. Динә Гарипова, Эльмира Сөләйманова, Сәйдә Мөхәммәтҗанова һәм финалга чыгып җитмәгән кызлар-егетләр күпме әле.

Ә менә быел “Голос”ның 12нче сезонында (19 гыйнварда)  иң көчле тавыш ияләренең берсе шулай ук татар кызы – Эльза Йосыпова.  Ул Андреа Бочелли репертуарыннан "Con te partiro" җырын башкарды. 

Эльза Казаннан ерак түгел (18 чакрым) урнашкан Югары Тау авылы кызы. Эльза яшьтән җырлый. Күп конкурсларда катнаша килгән. Аңа 22 яшь кенә әле. Ә тавышы!..

Тыңлау өлешендә аңа Полина Гагарина гына борылды. Ә Эльза  – чын талант! Ул җырлап бетергәч, калган 3 остазның мактый-мактый авыз сулары корыды.

Владимир Пресняков Эльзага: “җырлавың белән әкият иленә, бала чакка алып кайттың”, диде. Эльза кебек тумыштан сандугач булып туган талантлар җырлаганда кайбер остазларның йөз белән борылмауларының сәбәбен дә чамалыйм – конкурсант аны остазы итеп сайласа, ул бичара “остаз” аны ничек тагын да остарак җырларга өйрәтә алсын, ди? Ул кадәр белеме, сәләте, тавышы, моңы – юк бит! Ә Эльзага килгәндә, без аңа зур уңышлы чыгышлар телибез. Финалистларны сайлаганда читтә калмагыз, дуслар, талантлар өчен тавыш бирик!

 

Фото: bigbookname.com, 1tv.ru

Талантлар өчен тавыш бирик!
Талантлар өчен тавыш бирик!
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас