Салават башкорт дәүләт драма театры быел “Зур гастрольләр” бөтенрусия бердәм гастроль-концерт планында катнаша һәм Дагыстан республикасында үз спектакльләрен тәкъдим итә. Коллектив 16-18 апрельләрдә Махачкала шәһәренең Гамзат Цадаса исемендәге авар музыкаль-драма театрында чыгыш ясаячак.
Ә 24-26 апрельдә Гамзат Цадаса исемендәге авар музыкаль-драма театрын алмаш гастрольләр белән Салаватта кабул итәчәкләр.
“Зур гастрольләр” проектын РФ мәдәният министрлыгы кушуы буенча “Росконцерт” музыкаль һәм фестиваль программаларның федераль дирекциясе оештыра.