2024 елның 14 февралендә Советлар Союзы Герое, 112-нче Башкорт (16-нчы Чернигов гвардия) кавалерия дивизиясе офицеры, генерал-майор Таһир Таеп улы Кусимовның тууына 115 ел тулуга багышланган чара уза.
Бу уңайдан Башкортстанның Милли музеенда генералның биографиясен һәм хәрби юлын яктырткан «Генерал Кусимов» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмәгә Башкортстанның Милли музее җыелмасыннан фотосурәтләр һәм документлар, Таһир Кусимовның наградалары куела.
Башкортстанда генерал Таһир Кусимовны онытмыйлар: геройның туган ягы Әбҗәлил районының Күсем авылында Таһир Кусимовның музее эшли. Район үзәге Аскарда Таһир Күсимов исемендәге гимназия, Уфаның Җиңү паркында Күсимовка һәйкәл бар. Уфаның «Акбузат» ипподромы һәм республика авыллары урамнары Таһир Кусимовның исемен йөртә. 2023 елдан Т.Кусимов исемендәге башкорт ирекле батальоны махсус хәрби операцияда катнаша.
«Генерал Кусимов» күргәзмәсе август азагына кадәр эшли.