Мәдәни мохит
23 гыйнвар 2024, 07:29

Сәхнә - минем бөтен дөньям!

Гыйнвар башында Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Сәвия Сираева 90 яшьлек юбилеен каршылады.  Легендар актриса бүген дә кабатланмас рольләре әле дә тамашачыларын сөендерүен дәвам итә. Бүген Сәвия Гыймадлислам кызы белән аның тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләшәбез.

Сәхнә - минем бөтен дөньям!Сәхнә - минем бөтен дөньям!
Сәхнә - минем бөтен дөньям!

Гыйнвар башында Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Сәвия Сираева 90 яшьлек юбилеен каршылады.  Легендар актриса бүген дә кабатланмас рольләре әле дә тамашачыларын сөендерүен дәвам итә. Бүген Сәвия Гыймадлислам кызы белән аның тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләшәбез.

-Сәвия апа, Сез – ишле гаиләдә үскән сугыш чоры баласы. Әмма күпләрдән аермалы буларак ул дәһшәтле елларны әтиле кичергәнсез. Яшьтәшләрегез арасында көнләшүчеләр, моңа бәйле сүз әйтүчеләр булдымы?

 -Әйе, мин сугыш чоры баласымын. 6 яшь иде сугыш башланганда. Минем дүрт абыем бер атна эчендә бер-бер артлы өйдән чыгып китте... Без 12 баладан 9 үскәнбез. Иң төпчеге мин. Бик иркә үстем. Сугыш вакытында да иң тәмле кәлҗемәләрне миңа ашатканнар.

Ә көнләшү дигән әйберне ул вакытта белмәгәнбездер без. Сүз әйтүче булмады. Әтием бик карт иде инде. Ике ике сугышта катнашкан ветеран, инвалид. Үзе бармаса да, сөлек кебек улларын фронтка җибәргән кеше. Урамда бер ир калмады бит - сугышка алып бетерделәр. Вак-төяк малайлар калды да әтием калды. Бөтен михнәт-авырлыкларны солдаткаларга кичереште ул. Аларның нәрсәседер ватылганмы, нәрсәседер кырылганмы, арбазына бүре кергәнме- бөтенесе әтиемә йөгерәләр иде. “Бабай, арбазны бүреләр баса, зинһар, ярдәм ит!” Көн дә шушы тавышка уяна идем мин. Әтиемнең мылтыгы бар. Ул аучы да, умартачы да. Гомумән, дөнья күргән бердәнбер ир булып калды. Аның сугыш вакытында кешеләргә күрсәткән игелеге бихисап.

-Иркә үстем дисез, чая кызчык булгансыздыр?

- Бар иде анысы, тиктормас булдым. Бии идем, җырлый идем. Әтием -скрипкада, абыемнар төрле гармуннарда уйный. Безнең өй тулы музыка уен коралы иде бит. Бай яшәдек дип әйтә алмыйм, әмма уен кораллары бар иде. Алар бик яңа түгелләр иде инде. Әтиемнең скрипкасы гел түрдә, көзге башына гына эленеп торды. Иске булгандыр, әтиемнең еш кына аны төзәтеп, ябыштырып утырганын хәтерлим.

Бездә музыка өзелми иде. Әти: “Кызым, биеп ал әле!” - ди дә мин биеп тә китәм! Абыемнар да шулай биетәләр иде. 4-5 яшьләремдә җилкәләренә утыртып клубка алып баралар да зал уртасына төшереп биетәләр. Мин биим! “Без комплексов” идем бәләкәйдән. Шундый булып үсүем әтинең гел генә: “И, минем матур кызым!”- дип, тезендә утыртып сөюенә бәйледер. Мин үземне матур кыз дип үстем бит. Аңлый башлагач кына “әһә!” дидем. Әгәр әтием белән әнием минем җитешсез якларымны әйтеп, төртеп үстерсәләр, мин алай ачылмас та идем.

Мәктәптә укый башлагач, нинди чара була, берсеннән дә калмый катнаштым. Малай рольләрен дә башкарам, шигырь дә сөйлим. Пирамидалар төзибез. Мин буйга кечкенә, шуңа пирамиданың иң өстенә менеп басам. Кич укытучылар белән концерт куярга күрше авылларга барабыз. Ә иртәгәсен шул укытучылар беренче итеп миннән дәрес сорыйлар. Ә мин әзерләнмәгән булам. “Берле” куялар! “Икеле” дә түгел. Мин  инде үпкәләп, партага ятып түгелепләр елыйм. Әмма икенче чарада тагын катнашам. Менә шулай чыныктырдылар мине укытучыларым.

-Артистлыкны сайлавыгыз очраклы булмаган димәк?

- Үзем сайламадым мин. Бер җиңгәчәм укытучы иде. Уфага баргач, игълан күргән дә әтиемнәрдән дә, миннән дә сорап та тормыйча гариза биреп кайткан. Бервакыт миңа чакыру килеп төште. Шуннан киттем Уфага. Укырга керергә дип килүчеләрнең күплеген күрсәң! Урамда су буе чират тезелгән. Ул вакытта театрально-художественное училище дип атала иде. Рәссамнар белән бергә укыдык без.

-Ә кайда эшли башладыгыз?

- Салават театрына юллама бирделәр. Тик  мин укыган арада бер егет белән танышкан идем. Шул егетем бармыйсың, Уфада каласың дип, распределение кәгазен кире керттерде. Язмыш булган инде. Өйләнешмәгән дә идек югыйсә. Әмма аны тыңлап, юлламамны кертеп бирдем. Шуннан соң очраклы рәвештә филармониягә барып эләктем.  55нче ел өчен Башкортстан мәдәнияте Мәскәүгә декадага бара икән. Зур җыр һәм бию ансамбле җыялар. 60 кеше биергә тиеш, 60 кеше җырларга тиеш... Эшкә урнаштым, әзерләнә башладык.  Шул арада кияүгә чыгып өлгердем. Беренче улым Уралым туды. Декадага барганда 9 гына ай иде үзенә. Авылда калдырырга туры килде. Мәскәүләрдән йөреп кайткач, ансамбльне кыскарттылар, хорны тараттылар. Мин янә эшсез утырып калдым. Бераз радио хорына йөреп алдым алуын. Ул арада инде икенче улым туып өлгерде. Ә аннан соң озак та үтмәде, гаиләм таркалды. Юклыктан. Сугыштан соңгы еллар. Бер әйбер дә юк... Акыл да юк. Авырлыкларны кичерергә әзерлек тә юк. Моны да күрмәгәнмен, тегене дә күрмәгәнмен... Иркә үсү сиздерде. Таркалды гаилә тормышым. Ә яшәргә, ашарга кирәк. Салават театрына киттем. Ходай кушкан булгандыр инде миңа ул театрга барырга.

- Тик Сез анда озак эшләмәгәнсез.

- 3 ел эшләдем. Балалар берсен интернатка урнаштырган идем, икенчесе авылда... Икенчесенә укырга вакыт җитә. Ике баланы интернатта тотып этли алмыйм бит инде. Уфада Халыклар иҗаты үзәгенә методист кирәклеген белгәч, шунда эшкә күчтем. Бер ай эшләргә өлгермәдем, Бөрҗәнгә командировкага юлладылар, аннан Учалыга... Эш театрдан да болайрак булып чыкты. Балаларны кем карый? Шулай этләнеп йөргәндә академтеатрның директоры итеп Нәҗип Асанбаевны тәгаенләделәр.  Шунда ук мине труппа җитәкчесе итеп эшкә чакырды. Рәхмәтләр яусын Нәҗип Вилдановичка! Салават театрына да мине ул чакырган иде. Ике баламны жәлләү исәбеннән, авыр хәлдә калуымны аңлаудан. Бүген кемне кем аңлый?!

--Труппа җитәкчесе булгач, роль уйнау мөмкинлеге бар идеме соң?

-У-у-у, булмый буламы соң! Мин анда шулкадәр күп роль уйнадым! Труппа карт иде инде. Кайсы чирләп китә, кайсы болай китә... “Сәвия, кер рольгә!” диләр. Телевидение ачылды. Анда шундый шәп рольләр уйнадым! Кызганыч, яздырылмый иде ул чакта скептакльләр. Берсе дә сакланмады. Бервакыт театрда Украин язучысының “Бәхетсез мәхәббәт”ен куйдык. Мин шунда Ганна дигән искиткеч усал кайнәне уйнадым. Искиткеч роль. Бүген уйнар идем мин аны! Шул рольдән соң баш режиссер Лек Вәлиевич белән театр директоры мине котларга кергәннәр: “Сәвия, бүген йолдызың атылды! Иртәгә гариза яз, утырма кәгазь кимереп. Син актриса! Син сәхнәдә уйнарга тиешсең”,- диделәр.

Академ театрда пенсиягә кадәр эшләдем мин. Ике мактаулы исемемне шунда алдым.

-Барлык шартлары булган зур театрдан бернәрсәсез яңа ачылган “Нур”га ничек барып чыктыгыз?

- Пенсиягә чыккач та, мин академ театрда берничә ел эшләдем. Анда да җибәрмиләр иде әле. Бер хәл булмаса... Опера театры җырчысы Хөсәен Мәҗитов мәрхүм булды. Мин аны бик нык хөрмәт итә идем. Ул үлгәч тә, бик еладым. Соңгы юлга озаттык та кайтып киттем. Ә кичен минем спектакль булган икән... Айлык планым суыткыч ишегенә ябыштырып куелган иде. Иртән торгач кына күзем төште. “Үлдем” шунда! Мин бик төгәл, җаваплы кешемен. Соңгы минутка кадәр килә дип көткәннәр. Ә чынлап килмәгәнлегемне аңлагач, якында яшәүче Сәгыйтовага йөгергәннәр. Ерак яшим, телефоннар юк. Машина җибәреп тә китереп өлгертә алмаслар иде. Бу вакыйгадан соң бер актриса оперативкада тавыш чыгарган. Дөрес тавыш чыгарган инде ул. “Нишләп без бөтен театрны бер Сираевага терәтеп калдырдык? Хәзер ул теләсә килә, теләмәсә килми” дигән. Һәм мин киттем. Тик башта “Нур”га түгел әле. Ул вакытта театрлар күп ачылды бит. Олег Ханов безне Яшьләр театрына алып чыгып китте.

-Ә ник аннан да киттегез?

- Яшьләр театры минем театрым түгел иде. Анда тамашачылар – балалар иде бит. Хәзер генә ул театр яшьләр өчен дә эшли башлады, тамашачысы үсте. Ә без күчкән вакытта балаларны мәктәптән куып китерәләр иде. Алар аңламыйлар, карамыйлар. Кул чап дисәң, кул чабалар. Яратмаган персонаж булса, аяк дөбердәтәләр. Сөйләп тә булмый!

Шуннан соң Уфада “Нур” театры ачылды. Байрас Надыйм улы минем танышларымны җыеп өлгергән иде. Идрис Кәлимуллинны, Резеда Фәхруллинаны, Альберт Шәйхетдинов, Рәсимә Гайфуллинаны чакырган. Болар булгач, спектакль уйнарга була дип уйлыйм. Кайдадыр Черниковкада эшләп яталар. Байрас Надымыч адресын бирде. “Кил, Сәвия апа! Синең урының бездә генә!” - ди. Шул урынымны карарга барсам, шаккаттым! Чүпрәк белән бүлмәләр бүлгәннәр. Бер чаршау артында бухгалтер утыра, бер чаршау артында үзе утыра... Ушым китте! Коллектив белән таныштырды.  Үзешчәннәр дә бар, Казаннан да алганнар. “Аршин мал алан” дигән спектакль әзерли башлаганнар. Идрисләр белән көлешә-көлешә сөйләшкән арада режиссер кулыма текстны тоттырды. “Менә сиңа Җиһан роле”,- ди. Ә без – артист халкына - нәрсә кирәк? Роль кирәк! Ә  роль шәп! Шул ук көнне гариза яздым да  “Нур” артисты булдым да киттем.

-Роль булу яхшы, әлбәттә. Әмма шартлары бик җиңелдән булмаган бит. Үкенгән чакларыгыз булдымы?

-И, нәрсә генә күрмәдек?! Дөрес әйтәсең, үкенгән чакларым да күп булды. Әмма теге “Сәвиягә терәлеп калдымыни бөтен театр?” дигән сүзләр искә төшә дә чигенергә урын калдырмый. Исбатлыйсым килә. Юк, мин монда да Сәвия булачакмын, ди эчке тавыш.

Театрыбызның бинасы да юк иде бит. РТИга сыендык. Тик анда бүген репетициягә урын бирәләр, икенче көнне кертмиләр. Агач төбендә репетиция эшлибез. Шулай йөри-йөри биналы булдык. Кече залыбыз ачылды, Зур сәхнәбез ачылды. Хәзер дүрт залыбыз бар. Бөтен шартлар бар, искиткеч! Гастрольләргә йөрү, фестивальләрдә урын алуларны әйтү дә юк. Кая барса да, театрыбыз урынсыз кайтмый.

Минем белән студент чакта уйный башлаган балалар инде икешәр катлы исемнәр алды хәзер. Спектакльләрдә минем оныкларны уйнаган аларның балалары инде үзләре артист булып үсеп җиттеләр.

-Сезнең өчен сәхнәдә уйнау – ул...

-Ул минем бөтен булмышым. Эш - икенче йорт, диләр. Сәхнә минем беренче йортым. Яшәгәне икенчегә кала. Балалар да шулай калды, ир дә... Бары тик сәхнә. Сәхнә минем яшәешем, булмышым, бөтен дөньям.

- Сәвия апа, үз яшегез биеклегеннән гәзит укучыларыбызга, тамашачыларыгызга, гомумән кешеләргә нинди теләкләр җиткерерсез?

-Бу дөньяда бәхетле яшәүнең серен төгәл генә берәү дә белмидер. Шулай да мин илләр имин булган хәлдә генә бәхетле яшәп була дип уйлыйм. Шушы бәхет килсен иде безгә тизрәк. Мин шуны телим. Һәм сабырлык телим. “Сабыр төбе сары алтын” дигән сүзләрнең мәгънәсен бу яшьтә мин нык аңладым, төшендем. Сабыр итик, дуслар, һәм телик. Барысы да яхшы булыр.

Эльмира Ибраһимова әңгәмәләште.

 

 

Сәхнә - минем бөтен дөньям!
Сәхнә - минем бөтен дөньям!
Сәхнә - минем бөтен дөньям!
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас