Уфага Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театры килә. 4 февральдә кунаклар М. Гаафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә Т. Миңнуллинның “Шулай булды шул” комедиясе белән чыгыш ясаячак.
Минзәләлеләрнең әлеге сәхнәне сайлавы очраклы түгел. Спектакльне башкорт академтеатры режиссеры Илсур Казакбаев сәхнәләштергән. Бу режиссерның әлеге театрда инде өченче эше. 2021 елда ул Ф. Бүләковның “Сөясеңме, сөймисеңме?” трагикомедиясен һәм Ф. Достоевскийның “Җинаять һәм җәза”сын куйган.
-“Шулай булды шул” пьесасы Салават башкорт дәүләт театры сәхнәсендә зур уңыш белән барды. Шул вакытларда ук әлеге пьесаны үземчә сәхнәләштерү хыялы белән яши башлаган идем. Туфан Миңнуллин драматургиясенең бер үзенчәлеге бар – ул катлаулы проблемалар хакында да гади тел белән сөйли белә. Аның геройлары бик тормышчан. Бу материал режиссерны да, актерларны да баета, - ди режиссер “Башинформ”да үткән матбугат конференциясендә.
Минзәлә театрының директоры Илнур Гайниев нәкъ башкорт академия драма театрын сайлауларының тагын бер сәбәбен әйтте:
- Башдрамтеатр белән безне күптәнге дустанә мөнәсәбәтләр бәйли. 2018 елда безнең труппа бу театр сәхнәсендә “Иблис” (Г. Җәвит) һәм “Гроза” (Островский) спектакльләре белән чыгыш ясаган иде инде. Бик җылы кабул иттеләр. Һәм менә 5 ел үткәч без янә Уфага киләбез. Тәүдә ике спектакль алып килербез дигән идек, әмма планнарыбыз үзгәрде. Үзебезнең иң популяр спектаклебез белән киләбез. Гаилә елында аеруча актуаль булыр дип уйлыйбыз, - диде ул.
Уфа тамашачысын алдагы гастроль спектакле һәм гомумән Минзәлә театры белән таныштыручы рәсми булмаган делегация составында шулай ук Татарстанның халык артисты Рәзилә Муллина, артистлар Диләрә Кәримуллина-Зиннурова, Ринат Бәдретдинов та бар иде.
Кунаклар бер көн эчендә Уфаны иңләп-буйлап йөрде дисәк тә әллә ни күп арттыру булмас. Алар “Роксана” радиосында сөйләргә дә, “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә катнашырга да, “Туган тел” тапшыруында төшәргә дә, “Кызыл таң” редакциясендә очрашуда булырга да өлгерде.
Театрда әлеге көндә 80 кеше эшли, шуларның 30ы – артистлар икән. Аларның дүртесе — халык, алтысы атказанган исеме алган. Кунаклар сөйләве буенча театрларының максатлары —сәнгать аша тәрбияләү, кечкенәдән театрга мәхәббәт уяту. Аларның бик нәни тамашачылардан башлап, өлкән яшьтәгеләргә кадәр тәгаенләнгән тамашалары, проектлары бихисап икән. Бу килүләрендә үк өлгерә алмаслар, әмма киләчәктә Башкортстанга гастрольләр белән килгәндә балалар өчен дә татар телендә спектакль алып килүне уйлашырбыз диделәр.
Ә әлегә алда әйтелгәнчә Минзәлә артистлары 4 февральдә М. Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә Т. Миңнуллинның “Шулай булды шул” комедиясен куячак.
Спектакльдә гади генә авылдагы гадәти булмаган вакыйга тасвирлана. Армиядән кайтып барышлый гына өйләнергә мәҗбүр булган егетне нинди сынаулар көтә? Качып котылырмы, әллә...
Кыскасы, барып карамый белеп булмый.