Мәдәни мохит
1 Января 2024, 11:41

Татарлар турында төрек телендә

Истанбулда Төркиядәге беренче татар китапханәсе ачылды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Татарлар турында төрек телендәТатарлар турында төрек телендә
Татарлар турында төрек телендә

Истанбулда Төркиядәге беренче татар китапханәсе ачылды.

 

 

Төркиянең иң зур шәһәрендә, Истанбул үзәгендә, төрки дөньяны тикшеренүләр фонды карамагындагы борынгы мәдрәсә бинасында, Төркиядәге беренче татар китапханәсен тантаналы ачу чарасы булды. Ул Гаяз Исхакый исемен йөртәчәк.

Әлегә анда 150 китап бар.

Татар телендәге күп кенә китаплар: әдәбият, тарих, татар телен өйрәнү буенча.

Төрек телендә дә китаплар бар, ләкин алар татарлар турында.

Шулай ук татарлар тарафынаннан язылган китаплар да шактый. Мәсәлән, Йосыф Акчура, Садри Максуди, Гаяз Исхакый китаплары һәм тәрҗемәләре.

Китапханә бик уңайлы урнашкан. Ул Истанбул мэриясеннән ерак түгел. Китапханәдәге китаплар санын арттыру һәм аның эшчәнлеген киңәйтү планлаштырыла.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас