

Яңа ел - иң тылсымлы бәйрәм!
Иң могҗизалы бәйрәмебезнең берсе – якынлашып килүче Яңа 2024 ел туарга санаулы гына көннәр калды.
Без, Благовар районының Узыбаш авылы кешеләре, мәдәният йорты булмавына карамастан, авылыбыз уртасында, саф һавада бик матур "Яңа ел могҗизалары" дигән зур бәйрәм оештырдык!
Авылда яшәүчеләр – карты да, яше дә, бала-чагалар да – бик шатланып бәйрәмгә җыелдылар, без үткәргән конкурсларда, уеннарда бик теләп катнаштылар!
Уеннар күп иде: капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү һәм башка төрле уеннар гөрләп торды. Кышкы сабантуй булды ул. Яңа ел истәлеге дә булырга тиеш бит инде! Без дә аны истән чыгармадык, отышсыз лотерея уйнатылды, килгән барлык кунаклар да бүләккә ия булды.
Бәйрәмебезне бизәгән махсус кунак, актив җәмәгатьче, һәркайда да көтеп алынучы җырчыбыз Мәхмүт Ибраһимов чыгышлары барысының да күңеленә хуш килде.
Барлык уеннар уйналгач, барыбыз бергә, матур итеп әзерләнгән табыннар артында җыелдык. Кар өстендә учак ягып пешерелгән пылауны, күмер белән кайнап, тирә-якка пар бөркеп утырган самовыр чәе белән тәмле сый-нигьмәтләрдән авыз итеп, гөрләшеп, көлешеп, сөенеп бәйрәм табыны кордык. Бу бәйрәм безнең барыбызны да тагын да ныграк берләштерде, якынайтты.Шушы бәйрәмне оештыруда ППМИ-2024 инициатив төркеменә, безгә ярдәм кулы сузган иганәчеләребезгә, авылыбызның депутаты Рамил Карагуҗинга, район хакимияте башлыгы урынбасары Радик Әхмәдуллинга, чараны оештыруда актив катнашкан һәм кунакка кайткан барлык авылдашларга, кунакларга зур рәхмәт!
Безнең шатлыкларыбыз да, борчуларыбыз да уртак. Берничә көн элек инициатив төркем белән үзебезнең районның Первомайский поселогында эшләп килүче социаль приютка, балалар янында булдык.
Бу приютта 4 яшьтән алып 15 яшькә кадәр булган 11 бала һәм үсмер тәрбияләнә. Без аларга Яңа ел шатлыклары бүләк иттек. Бәйрәмебезне Кыш бабай, Карсылу һәм чегән кызы тагын да могҗизалырак итеп, Яңа елның тылсымын өстәде.
Күңелле итеп гөрләшеп килеп кергән бу персонажлар балалар өчен көтелмәгән бүләк булды. Алар бик шатланды, яттан шигырьләр укып, жырлар жырлап, биеп бәйрәм иттеләр. Кыш бабайның һәр балага Яңа ел күчтәнәче, бүләкләре мулдан иде. Хәтта ки, балалар белән эшләүче хезмәткәрләр дә читтә калмады.
Безне барыбызны да яшерен бер теләк берләштерә иде: Яңа елда шушы сабыйларның яраткан әни-әтиле булуларын, авырмыйча, сырхауламыйча, үзләре дә гаиләләргә шатлык кына бүләк итеп, күңелләрендә туган матур теләкләренә ирешергә язсын. Шул теләкләрне теләп, Яңа елга яңа өметләр баглап, балалар белән саубуллаштык.
Иң күңелле бәйрәмнәребезнең берсе булган Яңа ел сабыйларга да, өлкәннәргә дә шатлык, бәхет алып килсен. Туып килүче 2024 елда да максатларыбызга ирешеп, шушындый бәйрәмнәр оештырып, бергә, тыныч күк астында иминлектә, тату булып, сабыйлар бәхетенә изге гамәлләр кылып, аларга күркәм тәрбия үрнәкләре биреп яшәргә язсын дип теләп Яңа елга таба атлыйбыз.