

«Әй язмыш, язмыш...» чыгып, 1-2 ел узгач, башка телеканалларда аның «игезәкләре» барлыкка килә башлады. Ни өчен? Чөнки тапшыруның рейтингы артты, тамашачының мәхәббәтен казанды. Күчерелмәләр артты. Бу – гадәти күренеш. Һәркемгә рейтинг кирәк һәм һәркайсының тамашачыны җәлеп итәсе килә. Тапшыруның күчермәсе чыга икән, димәк, ул яши, дигән сүз. Алып баручысы гына икенче булачак. Аннары форматы икенчерәк буладыр.
«Әй язмыш, язмыш...» тапшыруы килешү белән чыгып килә. Гыйнварда килешү төзибез икән, декабрьдә килешүнең вакыты чыга. Ел саен шулай. Декабрьдә аның вакыты чыга. Без аны озайтмыйбыз. Шул гына, - дигән алып баручы "Интертат" хәбәрчесенә.