Мәдәни мохит
16 декабрь 2023, 14:09

Исеме дә мәңгелек җыр кебек!

Муса Җәлил исеме тагын кайда мәңгеләштерелде?

Исеме дә мәңгелек җыр кебек!Исеме дә мәңгелек җыр кебек!
Исеме дә мәңгелек җыр кебек!

Муса Җәлил исеме тагын кайда мәңгеләштерелде?

 

Санкт-Петербургта, Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү кысаларында, шәһәрнең Калинин районында урнашкан 146нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенә Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемен бирү уңаеннан тантаналы чара узды.

 Әлеге карарны Санкт-Петербург шәһәренең топонимика комиссиясе 2023 елның 4 октябрендә раслаган. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәктәпкә Муса Җәлил исемен бирү тәкъдиме белән Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге, Санкт-Петербург татар милли-мәдәни автономиясе, мәктәп җитәкчелеге һәм шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге чыккан.

Әлеге мәктәптә инде күп еллар дәвамында яшь буынга патриотик тәрбия бирү кысаларында, шул исәптән Муса Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗади мирасын өйрәнү буенча, зур эш алып барыла. Мәктәп укучылары Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге тарафыннан үткәрелә торган чараларда һәм «Җәлил укулары» халыкара сәнгатьле уку бәйгесендә актив катнаша. 2020 елда әлеге мәктәп базасында Муса Җәлилнең Хәтер почмагы ачылган иде. Бу уңайдан әлеге вакытта Санкт-Петербург шәһәрендә яшәүче якташыбыз Әлфия Мәүлетова болай диде:

–       Санкт-Петербургта яшәүче күпсанлы татарлар өчен бу бик зур яңалык.

Мин дә, барлык татарлар кебек, бик шатланам. Бу хыялны тормышка ашыруда милләттәшләребез, татар җәмәгатьчелеге зур тырышлык салды һәм ул көн килде – мәктәпкә патриот шагыйрь Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемен бирделәр. 

 

Фото: piter.tatar

Исеме дә мәңгелек җыр кебек!
Исеме дә мәңгелек җыр кебек!
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас