Мәдәни мохит
14 декабрь 2023, 05:35

Кар бизәкләр кебек чәчәкләре

Кызыксындыручы булгач...

Кар бизәкләр кебек чәчәкләреКар бизәкләр кебек чәчәкләре
Кар бизәкләр кебек чәчәкләре

Кызыксындыручы булгач...

 

"Шушы чатнама суыклар торган декабрь көннәренде Мәчетле районы музыка мәктәбендә  изолоннан һәм фоамираннан чәчәкләр  ясау буенча мастер класс узды.  Балалар театр бүлеге укытучысы Зөлфия Сафонова Рифкатъ кызы чәчәк ясау техникасы белән таныштырды.

Халкыбызда болай диләр: “Сөйләсәң миңа – мин онытырмын, күрсәт – истә калдырырмын, кызыксындыр – өйрәнермен...”  Чынлап та, чәчәк эшләү ысуллары хәтта бию бүлеге, балалар фольклоры бүлеге, фортепиано бүлеге укытучыларында да кызыксыну уятты. Мастер -класста теләп катнашкан укытучыларыбыз күз явын алырлык төрле төстәге матур чәчәкләр эшләп үзләре дә эшләреннән зур канәгатьлек тапты. Бу эш мавыктыргыч та, файдалы да булып чыкты. Бу чәчәкләрне төрле бәйрәмнәрдә залларны бизәү өчен дә, төрле чаралар үткәргәндә бәйрәмгә ямь өстәр өчен кулланачакбыз. Эш өчен күп нәрсә таләп ителми. Төрле төстәге изолан, кайчы, каләм, линейка, җилем (клей), нигез өчен картон, пластик торба һәм иң мөһиме – фен кулланыла.

 Чәчәкләр белән без үзебезнең милли киемнәребезне, читек, альяпкычларыбызны чигеп тә, ябыштырып та төрлечә бизәргә күнеккәнбез... Хезмәтең хөрмәткә лаек. Чын күңелдән рәхмәт сиңа, Зөлфия”, - дип язганнар социаль челтәрләрдә уңган, оста куллы Мәчетле районы ханымнары, кызлары.

 

Кар бизәкләр кебек чәчәкләре
Кар бизәкләр кебек чәчәкләре
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас