

З. Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә Татарстанның халык шагыйре, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Ганс-Христиан Андерсен исемендәге халыкара, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Абдулла Алиш исемендәге дәүләт премияләре лауреаты Роберт Миңнуллинның Хәтер кичәсе үтте.
Чарада ике республика – Башкортстан һәм Татарстан - арасында дуслык күперен салучы, саклаучы әдипнең хөрмәт иткән милләттәшләре, каләмдәшләре, якташлары җыелган иде.
Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов шатлыклы хәбәр җиткерде: шагыйрьнең туган ягы - Илеш районының үзәк китапханәсенә Роберт Миңнуллинның исеме биреләчәк.
Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин үз чыгышында абыйсы тормышына кагылышлы истәлекләр белән уртаклашты. Роберт Миңнуллинның 75 еллыгына багышланган чаралар күп оештырылган. Шуларның берсе- Татарстанда узган Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм үсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәр конкурсы. Ким Миңнуллин анда җиңүчеләрне бүләкләде.
Татарстан кунаклары арасында Рәфис Корбанов һәм якташыбыз Галимҗан Гыйльманов та бар иде.
БРМәдәният министрлыгы, Милли әдәбият музее, Язучылар берлеге һәм Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә тарафыннан оештырылган чарада матур җылы хатирәләр җыр һәм шигырьләр белән үрелеп барды.