Мәдәни мохит
12 декабрь 2023, 11:25

Без бәхетле халык! Без Атнабайлы халык!

Кичә Уфа “Нур” татар дәүләт театрының Зур залында яраткан шагыйребез, татар халкының гади һәм бөек шәхесе Әнгам Атнабаевның иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә һәм шагыйрьнең өр-яңа “Сез белмәгән Атнабай” китабының исем туе үтте.

Без бәхетле халык! Без Атнабайлы халык!Без бәхетле халык! Без Атнабайлы халык!
Без бәхетле халык! Без Атнабайлы халык!

Кичә Уфа “Нур” татар дәүләт театрының Зур залында яраткан шагыйребез, татар халкының гади һәм бөек шәхесе Әнгам Атнабаевның иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә һәм шагыйрьнең өр-яңа “Сез белмәгән Атнабай” китабының исем туе үтте.

Зәмһәрир суыклар торуга карамастан, залда алма төшәрлек урын да юк иде. Фойеда ук бәйрәм рухы таралган: Атнабайның шигырьләрен сөйлиләр, гармун тавышлары яңгырый... Әллә салкыннан курыкмыйча килүләренә сөенешәләр, әллә менә-менә илаһи шигьрият дөньясына чуму хисе күңел кылларын тибрәтә – барысының  да кәефе күтәренке. Шунысын да билгеләп үтү кирәктер, кичәгә керү ирекле иде. Моңа өстәп, һәр тамашачыга бүләккә - өр-яңа китап!

Кичә сәхнәдән шагыйрьнең тере тавышы яңгыраудан башланып китте. Үз тавышы белән укылган шигырьләрен ишетү, Айдар Галимов, Фәүдәт Гыйләҗев, Рәис Ханнанов, Илнур Вәлитов,  “Нур” артистлары һәм төрле халык театрларыннан килгән үзешчән артистлар башкаруындагы сүзләре үк моңга манчылган җырлар,шигырьләр, нибары ярты гасыр элек төшерелгән, ләкин инде бүгенге чынбарлыктан шундый ерак тоелган фотосурәтләрне экранда күрү– һәммәсе тамашачыларны дулкынландырды да, уйландырды да, моңландырды да.

Башкортстан мәдәният министры урынбасары Ринат Гайсин да шагыйрь сүзләренең бүген дә актуаль булуын билгеләде.Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Советы Рәисе Васил Шәйхразыев Әнгам Атнабаев иҗатының бәяләп бетергесез булуын ассызыклап үтте.

“Сез белмәгән Атнабай” китабы татар һәм башкорт халыкларының бөек шагыйре Әнгам Атнабаевның 95 еллыгы уңаеннан дөнья буйлап сибелгән татар халкын берләштерүче Бөтендөнья татар конгрессының матди ярдәме белән нәшер ителгән.

“Сез белмәгән Атнабай” китабының җаваплы мөхәррире Альбина Хәлиуллина басманың тарихы белән таныштырды. Ә яңа китапның тарихы моннан күп еллар элек башланган. Шагыйрьнең тормыш иптәше Сәвия ханым шагыйрь Рим Идиатуллинга аның дөнья күрми калган шигырьләрен, язмаларын китап итеп туплау үтенече белән мөрәҗәгать итә. Рим абый тормыш иптәше Дания ханым белән берлектә әлеге кульязмаларны туплау, басуга керешә. Әлеге күләмле эш хакында Идиатуллиннарның гаилә дусты филология фәннәре кандидаты, М. Акмулла исемендәге БДПУ доценты Альбина Хәлиуллина да хәбәрдар була. Шулай башланып китә бу эш. Әмма озак та үтми, Сәвия ханым дөнья куя. Ә күпмедер вакыттан соң Рим абый да бакыйлыкка күчә. Һәм эш тукталып кала... Хәзер инде Дания апа Альбина ханымга мөрәҗәгать итә. “Башланган эш ярты юлда калмасын. Рим сиңа ышана иде, төгәлләп куй”, - ди. Әнә шулай изге амәнәттәй әлеге эш Альбина Хәлиуллина иңенә күчә.
Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев иҗатына багышланган җыентык залдагы һәр тамашачы кулына тапшырылды. Милләтпәрвар әдипнең ихлас уй-хисләре, туган халкы, туган тел язмышы хакындагы тирән фикерләре бүген дә көн кадагына суга. Аның якыннан белүчеләрнең истәлекләре шагыйрьнең кабатланмас образын тергезә. Димәк, бу китапны кулына алган һәр кеше Атнабайны үзе өчен яңадан ача...

 

 

 

 

Без бәхетле халык! Без Атнабайлы халык!
Без бәхетле халык! Без Атнабайлы халык!
Без бәхетле халык! Без Атнабайлы халык!
Без бәхетле халык! Без Атнабайлы халык!
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас