Мәдәни мохит
11 декабрь 2023, 05:11

«Туганлык» фестивале театрларны Уфага җыячак

2024 елдан башлап фестиваль өч ел саен үткәреләчәк.

«Туганлык» фестивале театрларны Уфага җыячак«Туганлык» фестивале театрларны Уфага җыячак
«Туганлык» фестивале театрларны Уфага җыячак

2024 елда Уфада «Туганлык» халыкара милли театрлар фестивале үткәреләчәк. Аның максаты - театр сәнатен үстерү, Русиянең төрле төбәкләренең һәм якын чит илләрнең профессиональ драма театр коллективлары арасында иҗади бәйләнешләрне ныгытуга булышлык итү.

Башкортстан Республикасы Башлыгының тиешле указы рәсми хокукый мәгълүмәт порталында урнаштырылды.

Указда шулай ук 2024 елдан башлап өч ел саен фестивальне үткәрү тәртибе билгеләнә.

Фестиваль өчен чыгымнар Башкортстан Республикасы бюджетында каралган акча һәм бюджеттан тыш акча исәбенә тормышка ашырыла.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас