Мәдәни мохит
11 декабрь 2023, 06:09

"Сез белмәгән Атнабай"

Бүген  Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак.  

"Сез белмәгән Атнабай""Сез белмәгән Атнабай"
"Сез белмәгән Атнабай"

Бүген  Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак.  Программада Әнгам Атнабаев әсәре буенча куелган "Ул кайтты" спектакленнән өзек, җырлар һәм, әлбәттә, һәр заманда да актуаль яңгыраган шигырьләре көтә.

Кичәдә "Сез белмәгән Атнабай" китабының исем туе узачак.
Керү ирекле.

***

Әкиятләрдә дөнья шундый матур!

Бер күз ачып йомган арада

Явызлыклар авызлыкланалар,

Кайгы болытлары тарала;

 

Карурманга кереп адашса да,

Сөйгән белән сөйгән табыша,

Әби белән бабай яшәрәләр,

Саклар белән Соклар кавыша...

 

Әкиятләрдә дөнья шундый матур!

Без дә килдек шул ук дөньядан:

Алтын сарайларда таңнар көтеп,

Сулар эчеп көмеш елгадан –

Без дә килдек шул ук дөньядан.

 

Ә нигә соң, нигә тормышыбыз

Әкияттәге кебек булмады?

Карурманга керү юллары бар,

Кайда икән чыгу юллары?

 

Яшь вакытның керсез вәгъдәләрен

Нигә икән бик тиз оныттык?

Көндәлекнең фани ваклыгына

Иделларыбызны кол иттек.

 

Бер күк көйгә җырлыйбыз да кебек,

Гармуныбыз ләкин күрексез,

Сөйгән белән сөйгән кебекбез дә,

Саклар белән Соклар кебекбез.

 

Бу дөньяның чүп-чарларын ташлап,

Хыял-атыбызны мичәүләп,

Әкиятләргә кайтып китик әле,

Китик әле, җаным, икәүләп!

Кайтып китик әле!

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас