

Уфада популяр яшь җырчы Гөлназ Асаевага радионың халык артисты титулын биргәннәр. Тавыш бирү “ Юлдаш” радиосының социаль челтәрләрендә оештырылган. Өченче ел рәттән үткәрелә торган халык рейтингында бу юлы ике җырчы — Гүзәл Асылбаева һәм 54 процент тавыш җыеп җиңгән Гөлназ Асаева тәкъдим ителгән.
Кичә “Юлдаш” радиосы “ЮлдашХит” җыр фестиваленең традицион нәтиҗәләрен ясады. "Башкортостан" концертлар залы сәхнәсендә җыр бәйрәме узды: анда иң популяр җырлардан торган концерт, 2023 елның айлык хит-парад җиңүчеләрен һәм Башкортстан эстрадасы йолдызларын бүләкләү, призлар һәм бүләкләр уйнату үтте.
Быел җыр фестивале халыкара дәрәҗәгә чыкты - Казахстан һәм Кытай, шулай ук Чиләбе өлкәсеннән башкаручылар чыгыш ясады.