+21 °С
Болытлы


Башкорт дәүләт курчак театры үз ишекләрен 23 декабрьдә ачачак. Бу хакта атна башында уза торган оператив киңәшмәдә БР мәдәният министры Әминә Шәфыйкова хәбәр итте.
Башкаланың 450 еллыгы уңаеннан төзекләндерелгән театр нәниләрне өч Яңа ел премьерасы белән каршы алачак.
Былтыр курчак театры 3 мең балага 22 яңа ел тамашасы күрсәткән. Быел ике яңа залда 57 спектакль күрсәтергә ниятлиләр. Аны 12 мең тирәсе кеше караячак.