

Бүген, 1 декабрьдә, Х.Әхмәтов исемендәге башкорт дәүләт филармониясендә “Ике аккош” Бөтенрусия музыкаль конкурсының гала-концерты була.
Әлеге музыкаль конкурс-фестиваль Фәридә Кудашева һәм Бахти Гайсин иҗатына багышлана. Конкурсантлар ике номинациядә көч сынаша: “Инструменталь башкару” һәм “Вокаль башкару”.
-“Ике аккош” конкурсының әһәмияте дә, масштабы да елдан-ел арта бара. Катнашучылар өчен яшь чикләре юк. Теләгән һәр кеше сәләтен күрсәтә ала. Быел, мәсәлән, иң яшь катнашучыга - 9, иң өлкәненә 83 яшь булды, -ди конкурсның алыштыргысыз жюри рәисе, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов.
Быел “Ике аккош” фестивалендә үз осталыгын күрсәтергә теләүчеләр саны йөздән артып киткән.
Гала-концертта тамашачылар җиңүчеләр һәм “иң-иң” дип танылган берничә ансамбльне күрә алачак. Алар Башкортстан эстрадасы йолдызлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясаячак. Чарага керү ирекле. Моң иленә рәхим итегез, дуслар!