Мәдәни мохит
1 декабрь 2023, 05:27

Бүген кияүне урлыйлар!

Килеп җиттек шундый заманга, җәмәгать. Килен түгел, кияү урлыйлар... Ни өчен шулай икәнен К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры спектакленә килгәч аңларсыз.

Бүген кияүне урлыйлар!Бүген кияүне урлыйлар!
Бүген кияүне урлыйлар!

Килеп җиттек шундый заманга, җәмәгать. Килен түгел, кияү урлыйлар... Ни өчен шулай икәнен К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры спектакленә килгәч аңларсыз.

Казан театрының гастрольләре дәвам итә. Бүген, 1 декабрьдә алар Уфа тамашачысына Салават Юзеев әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Кияү урлау” комедиясен тәкъдим итә. Режиссеры- Регина Саттарова. Аталышыннан ук аңлашылганча, көләргә сәбәп күп булачак.

Кайчандыр ике дус – Азват белән Садрый туганлашырга уйлыйлар. “Әгәр беребездә кыз, ә икенчебездә малай туса – өйләндерербез!” – дип, ант әйтешәләр. Ләкин икесенең дә малай туа. Шулай итеп, ант онытыла. Әмма үләренә өч көн кала (!) Азват бабай күптәнге антын исенә төшерә һәм хәзер йоланың оныкларга күчүен белдерә. Соңгы әманәт үтәлмәгән очракта, нәселгә бәхетсезлек киләчәк дип искәртә. Нәтиҗәдә, бабай өчен махсус никах оештырырга, шуңа кияүне урларга булалар...

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас