Мәдәни мохит
30 ноябрь 2023, 09:17

Җырлый-җырлый ачылды гастрольләр

“Тамашачыда авыр тойгы калдыра торган әсәрләр белән артык мавыгырга кирәкми”, - дигән фикердә Тинчурин исемендәге театр артистлары.

Җырлый-җырлый ачылды гастрольләрҖырлый-җырлый ачылды гастрольләр
Җырлый-җырлый ачылды гастрольләр

Бу атнада Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсендә Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының гастрольләре үтә. Ул мәртәбәле театрның 90 еллык юбилее уңаеннан оештырыла. 

Кунаклар безгә дүрт спектакль алып килде. Шуларның өчесе комедия һәм нибары берсе генә драма. “Тамашачыда авыр тойгы калдыра торган әсәрләр белән артык мавыгырга кирәкми. Шәфкатьлелек, яктылык, җылылык балансын сакларга кирәк”, - дигән фикердә алар.

Гастрольләр 29 ноябрьдә Ләйсән Әминеваның “Яратам! Бетте-китте!” дип исемләнгән җырлы-биюле комедиясе белән башланып китте. Режиссеры - Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов.Төп рольне башкаручыларның берсе дә ул. Спектакль башланыр алдыннан башкала тамашачысын сәламләргә сәхнәгә күтәрелгән Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының директоры Фәнис Мөсәгыйтов янында да ул булды.

- Башкортстанга 2019 елда килгән идек. Төрле сәбәбе, чире, зәхмәте бераз араларны суытты. Әмма очрашу, иң яхшы спектакльләребезне тәкъдим итү традициябезне янә тергезербез дип өметләнәм. Әле инде без сезне бик сагынып һәм ашкынып килдек, - диде театрның директоры.

Ә Зөфәр Харисов сөйләп тормады - ул җырлады гына! Һәм тамашачылар аңа кушылды: "Әйдәгез, дусларым, җырлыйк бергә..."

Әнә шулай җырлый-җырлый ачылып китте Казан артистларының гастрольләре.

“Яратам! Бетте-китте!” комедиясендә вакыйгалар ике өйле генә Җиләкле алан авылында бара. Иренә үпкәләгән Гөлия Аяз белән качып киткән һәм алар очраклы гына шушы авылга килеп чыккан. Менә шунда башлана инде көтелмәгән очрашулар. Чөнки хатынын эзләп ире Роман килә. Оныгын эзләп бабасы Самат килә. Ахирәте артыннан шәһәрдән Алия килә... Һәм ахыр чиктә барысы да үз насыйп ярын табып парлашып бетә. Сюжет шактый гади, хәтта ки примитив дияргә була. Әйе, авылларның бетә баруы, анда һаман элеккечә әнисе итәгеннән ычкынырга курыккан буйдакларның яшәп ятуы (аның тулы булмаган булса да мәктәп директоры вазыйфасын башкаруы үзе бер мәкалә язарлык уйга салды), яшьләрнең үзсүзлелеге аркасында гаиләләрнең юк-барга ызгышып таркалуы, гореф-гадәтләрнең онытыла баруы һәм ике өйгә генә торып калса да, нәкъ авылда милли йолаларны тергезергә тырышу кебек тирән проблемалар күтәрелгән. Әмма... Казан чаклы Казаннан килгән театрдан күбрәкне көтә идек шикелле.  Һәрхәлдә минем үземдә шундый тойгы калды. Хәер, кайтырга таралышкан тамашачылар авызыннан “шикарный спектакль” дигән сүзләрне ишетергә туры килде.

Аяз ролен башкарган Илфак Хафизов һәм мәктәп директоры Рафинад ролен уйнаган Салават Хәбибуллин да тәнәфестә журналистлар белән очрашканда әлеге комедиянең бик халыкчан булуын ассызыклады. Автор үзе әсәрнең исемен “Хушлашырга ашыкма” дип аталган. Әмма ул исем астында спектакль халыкны җәлеп итмәс дигән уйдан чыгып, театрда “Яратам! Бетте-китте”гә үзгәрткәннәр. 

Бүген, 30 ноябрьдә, Казан кунаклары тагын көлкеле әсәр Башкортстан язучысы Салават Әбүзәровның “Хыялый” лирик комедиясен тәкъдим итте. Режиссеры – Илшат Мөхетдинов. Сюжет янә авылда корыла. Авыл читендәге өйдә өлкән яшьтәге пар – хыялый Гыйззәт бабай һәм Шәрифә карчык яши. Авылга яңа шәфкать туташы Йолдыз килгәч, яшь авыл советы рәисе Сәлим аны Гыйззәт бабай белән Шәрифә карчыкка йортка кертә... 

Карап карыйк, дуслар! Нинди хисләр уятыр бу сәхнә әсәре?

Эдуард Зарипов фотолары.

Җырлый-җырлый ачылды гастрольләр
Җырлый-җырлый ачылды гастрольләр
Җырлый-җырлый ачылды гастрольләр
Җырлый-җырлый ачылды гастрольләр
Җырлый-җырлый ачылды гастрольләр
Җырлый-җырлый ачылды гастрольләр
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас