

Бүген, 25 ноябрьдә, Уфаның “Родина” кинотеатрында “Шаляпин в Уфе” документаль фильмының премьерасы үтте. Беренче тамашачылар – башкала мәктәпләре укучылары һәм журналистлар. Оештыручылар сүзләренә караганда, әлеге фильмны бөтен республика укучыларына күрсәтү буенча БР Мәгариф министрлыгы белән сөйләшүләр алып барыла.
Ә кичен Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында «Рахманинов. Симфония длиною в жизнь» биографик балет премьерасының икенче көне уза. Әлеге сәхнә әсәре XX гасыр сәнгатенең ике бөек шәхесе Федор Шаляпин һәм Сергей Рахманиновның тууына 150 ел тулуга багышлана.