

1 декабрьдә Х.Әхмәтов исемендәге башкорт дәүләт филармониясендә “Ике аккош” бөтенрусия музыкаль конкурсының Гала-концерты узачак. 24 ноябрьдә “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында әлеге концертка һәм гомумән конкурска багышланган матбугат конференциясе үтте.
РФ Федераль җыелышының Дәүләт думасы депутаты, “Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Римма Үтәшева конкурсның тарихы, эшчәнлеге белән таныштырды.
-Конкурсны “Ике аккош” дип атавыбыз бик дөрес булды. Тирән мәгънә ята монда. Аннары “Ике аккош” – минем яраткан җырым. Фәридә Кудашеваның тавышы искиткеч ул. Минем өчен ике мәшһүр җырчы бар: Фәридә Кудашева һәм Анна Герман. Аларның иҗаты кабатланмас хисләр уята. Аларны тыңлаганда шундый рәхәт: күңелең дә тула, хисләрең дә таша, кәефең дә яхшыра.
Ун ел элек башлаганда Авыргазы һәм Чишмә районы җитәкчеләренең чәчләре агара язгандыр. Мондый күләмле чараны үзләрендә башлап җибәрүгә әзер түгел иде алар. Айдар Галимов җырласа гына, диделәр. Айдар җырлады да, биеде дә. Аннан соң: “Баян буенча безгә Роберт Тимербаев та кирәк”,- диде. Аны да үзебезнең командага алдык. Шул рәвешле беренче ярымфиналны Бәхти Гайсинның туган ягы –Авыргазыда һәм Фәридә Кудашеваның туган җире Чишмәдә оештырдык, - диде Римма Әмир кызы.
Башкортстан мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина да конкурсның уңышлы проект булуын ассызыклады.
-Халык мәхәббәтен яулаган тирән мәгънәле конкурс бу. Җыр сәнгатен, музыка уен коралларында башкару үзенчәлеген саклау безнең минитстрлыкның төп бурычларының берсе булып тора. Мондый фестивальләр исә моңа булышлык итә. Яшь башкаручыларның яңа дулкыны нәкъ монда үсеп чыга. Бер юнәлештә автор җырларын башкаруга да урын бирелә. Бу да иҗатка этәргечбулып тора. Барысы да ныклап уйланган. Гомумән, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе актив эшли:грант эшчәнлеге булсынмы, фестивальләр булсынмы. Һәм һәр чара милләтара дуслыкны ныгытуга юнәлдерелгән. Алар уңышлар гына телибез!
“Ике аккош” конкурсының әһәмияте дә, масштабы да елдан-ел арта бара. Конкурсның алыштыргысыз жюри рәисе, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов сүзләренә караганда катнашучылар өчен яшь чикләре юк. Бәйрәмдә теләгән һәр кеше сәләтен күрсәтә ала. Быел, мәсәлән, иң яшь катнашучыга - 9, иң өлкәненә 83 яшь булган.
Ә барлыгы “Ике аккош”та үз осталыгын күрсәтергә теләүчеләр саны йөздән артып киткән.
-Шунысы сөендерә, катнашучыларның осталыгы елдан-ел арта, чыгышлар камилләшә бара. Җитди әзерлек дәрәҗәсе сәхнә киемнәренә дә, музыка уен коралларына да кагыла, - ди оештыручылар.
Уфада узачак Гала-концертта чыгыш ясарга теләүчеләр дә бик күп. Иң-иңнәрен сайлап алу да җиңел булмаган. Әмма әлегә исемнәре аталмаса да, җиңүчеләр белән беррәттән филармония сәхнәсендә чыгыш ясаячак башкаручылар һәм ансамбльләр билгеле инде. Хәер, “Ике аккош” конкурсында катнашучыларның берсе дә игътибарсыз калмаячак. Оештыручылар тарафыннан бүләкләр бик мул әзерләнгән.
“Ике аккош” бөтенрусия музыкаль конкурсының Гала-концерты 1 декабрьдә Х.Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә үтәчәк. Керү ирекле!
Мәшһүр җырчыларыбыз Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин исемен мәңгеләштерүче, халкыбызның җырларын саклауга саллы өлеш кертүче, яңа исемнәр ачучы моң бәйрәменә рәхим итегез, дуслар!
Динар Кәлимуллин фотолары.