

Бүген мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең матбугат секретарьләре һәм журналистлар Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында Оксана Федорованың “Шаляпин в Уфе” фильмының презентациясе һәм “Рахманинов. Симфония длиною в жизнь” балеты премьерасына багышланган матбугат конференциясендә очрашты.
Чарада шулай ук БР мәдәният министры урынбасары Наталья Лапшина, Башкорт дәүләт опреа һәм балет театрының генераль директоры Александр Алексеев, театрның баш рәссамы Иван Склачиков һәм Башкортстан республикасы милли музеенда “Шаляпин в Уфе” музей проектының җитәкчесе, Ф. Шаляпин хакындагы китапларның мөхәррире һәм иллюстраторы Анастасия Баранова катнашты.
Телевидение тапшырулары алып баручысы, хәйрия фондына нигез салучы, “Мисс Вселенная” Оксана Федорова Уфага һәрчак шатланып һәм теләп килүен әйтте.
- Бу юлы килүемнең сәбәбе – Федор Шаляпин. Кайчандыр бу бөек шәхес Уфага бер бәләкәй генә янчык белән килгән. Музыка дөньясында беренче генә адымын ясаган артист өчен ул адымның кайда, ничек ясалуы бик зур әһәмияткә ия. Ул биредә беренче контрактын төзегән, беренче гонорарын алган, үзенең беренче фтосурәтләрен эшләгән, беренче тапкыр яңа кәчтүмендә аллея буйлап йөргән... Биредә ул үзенең хыялларын тормышка ашырган, - диде Мәскәү кунагы картина турында сөйләгәндә.
- Фильм өчен нәкъ Уфаны сайлавыгызга бик шатбыз, - диде аңа үз чыгышында республика мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина.
“Шаляпин в Уфе” документаль фильмы быел яз көне республикада артистның тормышы һәм иҗатына бәйле иң истәлекле урыннарда төшерелгән. Анда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты, Софьюшкина аллея, Аксаков музее, шулай ук Агыйдел яр буйлары һәм Аксаков бакчасын күрергә мөмкин.
Фильм Федор Шаляпинның тууына 150 ел тулуга багышланган “Минем Русиям: музыкаль сәяхәт» проектының бер өлеше булып тора. 2023 елда ул музыка сәнгатенең ике бөек шәхесенә – Федор Шаляпинга һәм Сергей Рахманиновка багышлана. Әлеге проект музыкаль мирасны саклауга, үсеп килүче буынга, музыка мәктәпләрендә, училищеларында укучыларга сөйләүгә һәм академик музыка белән шөгыльләнүче балаларга ярдәм күрсәтү максатын күз уңында тота.