

Уфа “Нур” татар дәүләт театры 17-22 ноябрьдә Чабаксарда узган Вера Кузьмина исемендәге I Халыкара милли театрлар фестивалендә катнашты. Чуваш драма театры һәм Чуваш курчак театры сәхнәләрендә Русиянең һәм якын чит илләрнең җиде милли театры үз спектакльләрен күрсәтте. Өч меңнән артык тамашачы төрле жанрдагы һәм стильдәге спектакльләрне карады.
“Нур” театры фестивальдә Зифа Кадыйрова повесте буенча “Фатыйма” драмасы буенча сәхнәләштерелгән спектакль тәкъдим итте. Режиссеры - Башкортстанның халык артисты Азат Җиһаншин.
Фестиваль нәтиҗәләре буенча җиде номинация (“Иң яхшы спектакль”, “Иң яхшы режиссер”, “Иң яхшы хатын-кыз роле” һәм “Иң яхшы ир-ат роле”, “Икенче пландагы иң яхшы роль”, “Иң яхшы актерлар ансамбле”) җиңүчеләр билгеләнде.
Уфа театрының “Фатыйма” драмасы “Иң яхшы спектакль” номинациясендә җиңү яулады. Төп роль Фатыйманы башкаручы-Башкортстанның атказанган артисты Чулпан Раянова “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә, ә Башкортстанның атказанган артисты Айсылу Гомәрованың Хасибә ролен башкарудагы актерлык осталыгы фестивальнең махсус бүләге белән бүләкләнде.
Спектакльнең режиссеры Азат Җиһаншин да спектакльне булдыру процессына үз стилен һәм карашын керткән, һәр образның тирәнлеген һәм катлаулылыгын сурәтләүгә ирешкән, тамашачыга аларның хисләрен һәм кичерешләрен тоярга мөмкинлек биргән өчен жюри әгъзалары һәм фестиваль тамашачылары тарафыннан лаеклы бәяләнде.
Игорь Гаврилов фотолары.