Мәдәни мохит
20 ноябрь 2023, 06:28

"Нур" театры - Чабаксарда!

«Фатыйма» драмасы I Халыкара милли театрлар фестивалендә катнаша.

"Нур" театры - Чабаксарда!"Нур" театры - Чабаксарда!
"Нур" театры - Чабаксарда!

Уфа "Нур" татар дәүләт театры Вера Кузьмина исемендәге «Чĕкеç» (Карлыгач) I Халыкара милли театрлар фестивалендә катнашты. 18 ноябрь көнне Уфа артистлары К. Иванов исемендәге Чуаш драма театры сәхнәсендә чыгыш ясады. Фестивальгә "Нур"лылар Зифа Кадыйрова повесте буенча Гөлнур Усманова инсценировкасында куелган “Фатыйма” драмасын алып барды. Режиссеры – Башкортстанның халык артисты Азат Җиһаншин.
Чабаксар тамашачысы "Фатыйма"ны бик җылы кабул итте. Спектакльдән соң фестивальнең жюри әгъзалары һәм театр артистлары катнашлыгында фикер алышу узды. Танылган театр белгече һәм тәнкыйтьче, сәнгать белеме кандидаты, "Алтын битлек" Милли театр премиясе эксперты Екатерина Морозова (Мәскәү шәһәре), театр белгече, театр тәнкыйтьчесе, сәнгать белеме кандидаты, Уфа дәүләт сәнгать институтының кафедра доценты Айсылу Сәгыйтова (Уфа шәһәре) һәм Чуаш Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Русия Федерациясенең Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы Ольга Тургай (Чабаксар шәһәре) драма буенча фәһемле фикерләрен җиткерделәр.


Игорь Гаврилов фотолары.

"Нур" театры - Чабаксарда!
"Нур" театры - Чабаксарда!
"Нур" театры - Чабаксарда!
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас