Мәдәни мохит
19 ноябрь 2023, 10:02

"Галиябану" - Салаватта

Салават шәһәрендә "Татар конгрессы" әгъзалары "Галиябану" спектаклен карадылар.

"Галиябану" - Салаватта"Галиябану" - Салаватта
"Галиябану" - Салаватта

Салават шәһәрендә "Татар конгрессы" әгъзалары "Галиябану" спектаклен карадылар.

- 16 ноябрьдә Салават шәһәренең "Агыйдел" мәдәният сараенда "Наш Театр" төркеме "Галиябану"ны беренче мәртәбә урыс телендә уйнады.

Актерлар үзләренең искиткеч, талантлы уеннары белән халыкның рәхмәтләрен яулаганнар.

Тамашага Уфадан, Башкортостан Республикасында Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Альфред Әмир улы да килде. Режиссер, "Агыйдел" мәдәни үзәгенең, шәһәр мәдәният сараеның җитәкчесе Хәкимов Равил Мирсәет улына рәхмәт хаты белән бүләкләр тапшырды.

Без дә, Татар конгрессы әгъзалары - Вадим Радик улы, Альбина Рамил кызы, җитәкчеләребез Клара Зәки кызы һәм Рамил Равил улы исеменнән рәхмәтләр әйтеп, Галиябануга чәчәкләр бүләк иттек. Кунагыбызга, Альфред Әмир улына, Салават шәһәре хакимияте исеменнән, шәһәребезнең 75 еллыгына багышланган тарихи китабын бүләк иттек.

Барсына да бик күп рәхмәтләребезне белдерәбез! - дип яза Салават шәһәре татар җәмәгатьчелеге.

"Галиябану" - Салаватта
"Галиябану" - Салаватта
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас