

Казанда «Идел йорт» дип исемләнгән ХХIII төбәкара театр коллективлары фестивале бара. Быел анда җәмгысе 45 коллектив катнашкан. Шулар арасыннан жюри тарафыннан иң яхшылары дип сайлап алынган һәм финалга чыккан 12 спектакль 16 октябрьдән алып 21 ноябрьгә кадәр Ленин исемендәге Мәдәният һәм ял үзәгендә тамашачыга тәкъдим ителә. Финалга чыгучы сәхнә әсәрләре арасында “Өмет” гәзите хәбәрчесе Эльмира Ибраһимова пьесасы буенча Нурлат татар халык театры “Мирас” сәхнәләштергән “Адашкан язмышлар” спектакле дә бар.
Финалистлар арасыннан алты җиңүче - Гран-при һәм конкурсның лауреатлары билгеләнәчәк.
Фестивальнең җиңүчеләрен бүләкләү 11 декабрьдә Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия драма театры сәхнәсендә узачак. Шунда ук тамашачыларга Гран-при иясенең спектакле дә күрсәтеләчәк.
1998 елдан башлап «Идел йорт» төбәкара театр коллективлары фестивале ел саен Татарстаннан гына түгел, ә бөтен Русия төбәкләреннән үзешчән театр коллективларын бергә җыя. Конкурсның төп максаты- үзешчән театр сәнгатен үстерү, артистлар һәм куючы режиссерларның осталыгын камилләштерү, яңа исемнәр ачу.