Мәдәни мохит
16 ноябрь 2023, 08:04

«Туташ» спектаклен карагач

 “Туташ” спектаклен “Нур”ның чираттагы бер казанышы итеп кабул итте тамашачы. Конкурс, фестивальләрдә дә ул үзенә лаек бәяне алмый калмас...

bashkortostan102.ru «Туташ» спектаклен карагачbashkortostan102.ru «Туташ» спектаклен карагач
«Туташ» спектаклен карагачФото:bashkortostan102.ru

Айгөл Әхмәтгалиеваның заманыбыз  өчен бик үк типик булмаган кирпеч калынлыгы “Туташ” романын укый башлагач, бүленгәләп булса да, ахырына кадәр барып чыктым. Бик зур мәдәни катламнарны иңләгән роман иҗат итүнең четереклелеген тоеп та укыдым. Чыннан да, татарның тагын бер ренессансы – ХХ йөз башы,  совет чоры катаклизмаларын иңләгән һәм шуны бер язмыш аша бирү өчен зур осталык таләп ителә.

 Г. Ибраһимовлар, Ф. Әмирханнар, Ш. Камаллар шул заманны сурәтләгәннәр, М. Галәүләр, Г. Бәшировлар, М. Әмирләр И. Газилар, Г. Ахуновлар  бу чорның  зур тарихи вакыйгаларына мөрәҗәгать иткәннәр. Бер бөтен гасырны иңләүне бары роман жанры гына җиңә ала. “Туташ”та исә шул биниһая гасырны бер язмыш аша күрсәтергә алынган Айгөл Әхмәтгалиева. Әдәби-документаль  һәм тарихи- биографик роман  жанрында авторга төп герой –  төрки халыклардан беренче хатын-кыз артистка  Сәхипҗамал  Гыйззәтуллина-Волңскаяның язмышын зур тарихи вакыйгалар фонында сурәтләргә туры килгән.

Тарихи шәхесләр: Габдулла Тукай, Фатыйх  Әмирхан, театр йолдызлары Габдулла Кариев, Вәли Мортазин,  Кәрим Тинчурин, Ильяс Кудашев-Ашкадарский, Вәли Мортазин, Гөлсем Болгарская, Шакир Шамильский, Фахрениса Сәмитова, Зөләйха Богдановалар  – һәрберсе бер романга торырлык язмышлар, һәм шуларны бер әсәр кысаларына сыйдырырга кирәк. Роман рамкалары зур эпик масштабларны иңли ала, әлбәттә. Ә инде шуны 2сәгать тә 20 минутта тамашачы га җиткерүче спектакльгә ничек сыйдырырга?

“Уфа “Нур” татар дәүләт театрының сезон ачу тамашасына  килгәндә, шул уй үтә дә кызыксындырган иде. Чыннан да, роман матералын сәхнәләштерү – үзе бер роман язуга тиңдер ул. Инсценировка язучылар автор Айгөл Әхмәтгалиева һәм Гөлнур Усмановага  ифрат зур хезмәт башкарырга туры килгән.

“Нур” театрының бу спектаклҗне сәхнәгә чыгаруы бик законлы һәм табигый күренеш. Сәхнә таланты һәм  гаять зур оештыру  осталыгына ия булган Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская  “Нур” театрының  “кендек әбисе”, аның оештыручысы һәм илһамчысы булган.

Ирексездән,  роман белән спектальне чагыштырам:сценарист,  режиссер, художник, композитор, артистлар һәм хәерхаһ тамашачы да иҗат иткән спектакль  Сәхипҗамал образын көчлерәк тә ача кебек тоела.  Иң уңышлысы –  әсәрдәге хәрәкәт, динамика: изгелек – явызлык, ак – кара каршылыгына корылган вакыйгалар. Зур романнан иң кирәклесе сайлап алынган, һәм алар хәрәкәтне үстерүгә хезмәт иткән. Драма чаралары каршылыкларда чыныккан Сәхипҗамал  образын тагын да калкурак бирергә мөмкинлек биргән кебек.

Романның стилендә  сурәтләү-тасвирдан  бигрәк  хәбәр итү, сөйләп бирү өстенлек ала кебек тоелган иде, инсөенировкада үзәк образны хәрәкәттә бирү әсәргә яңа сулыш өргән кебек тоелды. Шуңа да  драматургик материалны тудырган инсценировка  авторларына, алар белән килешеп эшләгән режиссер Азат Җиһаншинга сокланмый мөмкин түгел.

Ретроспектив планда яшь һәм олы Сәхипҗамалның үзенчәлекле хәтердәге диалогына да корылган спектакль. Фина Вәлиева уйнаган олы Волжскаяның хатирәләре фонында тамашачы күз алдыннан актрисаның язмышы үтә. Триумфлар да, драматик хәлләр дә анда җитәрлек: егерменче йөз башындагы хөрлек, дан-шөһрәткә  ирешү,  Казанда һәм Уфада театрлар  туу, аннан революция, гражданнар сугышы, совет театры барлыка килү, каһәрле утыз җиденче, дәһшәтле Ватан сугышы еллары, аннан соңгы мәдәният, театр хәлләре...  Һәм үзәктә ­ – татарлардан  беренче театр актрисасы легендар Сәхипҗамал Гыйззәтуллина Волжская. Яшь Сәхипҗамалны уйнаган Чулпан Раянова образга тулысынча кереп, олы язмышны тамашачы күңеленә җиткерүгә ирешә: үзен яраттыра да, кызгандыра да,  сокландыра да. 

Яшь Сәхипҗамалдан  Чистай психиатрия интернатындагы хатирәләргә бирелеп утыручы, бәлки, саташучыдыр да Волжскаяга драматик  үсеш – спектакльнең төп сюжетын билгели.

Пьесада куелган төп мәсьәлә шунда хәл ителә. Ә ул бик зур мәсьәлә – бәхет мәсьәләсе. Кеше дөньяга бәхетле булыр өчен килә – бу бәхәссез хакыйкать. Һәркем бәхетне үзенчә аңлый – монысы да бәхәссез.  Классиклардан калган бер сүз бар: Н.В. Гоголь бакыйлыкка күчәр алдыннан:”Минем иҗатым үземнән бәхетлерәк булыр”, – дигән. Иҗат, әдәбият, сәнгать кешеләренең бәхете хакында сөйләгәндә, шәхси бәхет-бәхетсезлек һәм иҗат бәхете хакында да сүз йөртергә туры килә.

Тагын бер кырыс закончалык бар: иҗат кешесе  тормышында никадәр күп авырлыклар күрә,  шулкадәр иҗатка  уңай йогынты була. Тукайлар, Сәйдәшләр, Мусалар, Илһамнар, Фәридәләр  язмышын гына искә алыйк. Бу хакта Әмирхан  Еники  “Бәхет мәсьәләсе” исемле мәкалә дә язган иде.

Беренче карашка, Сәхипҗамал Гыйззәтуллинага шәхси тормышында, көнкүрешендә, эшендә хисапсыз авырлыклар кичерергә туры килә.  Бу яклап аны һич тә бәхетле кеше дип булмый, кызганырга гына туры килә.  Ләкин ул авырлыклар  аны чыныктыра һәм иҗат казанышларына китерә, артистка татар театрына нигез салучы, шөһрәтле, легендар шәхескә әверелә. Сәхнә аның өчен бар яшәү мәгънәсе булып китә. Ул сәхнәдә бәхетле, тамашачы,  халык мәхәббәтендә коенуы белән бәхетле. Театрны булдыру һәм аны  яшәтү миссиясен башкаруы белән бәхетле, башкалар күңелендәге якты хәтер белән бәхетле. Бу – иң зур юаныч та. Шул идеяне спектаклҗ тагын  бер кат раслый: туган халкыңа фидакарь хезмәт кешене бәхетле итә ала, ди Волжская һәм “Нур”ның  иҗат коллективы.

Спетакль бер сулыш белән карала, чөнки тамашачы “Нур”ны башлап җибәрүче актрисага булган хөрмәт һәм горурлык хисе белән  дә театрга килгән. Шул  хисендә ул ныгып, тагын да зуррак хөрмәт, рәхмәт һәм горурлык тойгысы белән спектакльдән чыга.  Волжскаяга булган аның  соклану һәм мәхәбәт хисләре театр артистларына күчә, бөтен коллективка, чөнки спектакльдә бар артистлар да катнаша. Театр спектакльне сәхнәгә куярга әзерләгәндә, аның жанрын “спектаклҗ-ода” дип атаган иде, ягъни мактау, дан җырлау. Чыннан да, бу максатка коллектив ирешкән. “Туташ” спектаклен “Нур”ның чираттагы бер казанышы итеп кабул итте тамашачы. Конкурс, фестивальләрдә дә ул үзенә лаек бәяне алмый калмас...

Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас