Мәдәни мохит
16 ноябрь 2023, 06:24

Мәдәни мирас объекты

Туймазы татар дәүләт драма театры бинасы Русия халыкларының мәдәни мирас объектлары бердәм реестрына кертелде.

Мәдәни мирас объектыМәдәни мирас объекты
Мәдәни мирас объекты

Туймазы татар дәүләт драма театры бинасы Русия халыкларының мәдәни мирас объектлары бердәм реестрына кертелде. Бу хактагы боерык Башкортстан Республикасы хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Рәсми документ нигезендә театр территориясен саклау, аның чикләре һәм файдалану режимы расланган. Аерым алганда, биредә үзенчәлекләрен үзгәртмичә бинаны саклау буенча эшләр башкарырга һәм аның бөтенлеген бозмый торган функциональ инфраструктураны үстерү чаралары үткәрергә рөхсәт ителә.

Моннан тыш, комплекслы фәнни тикшеренүләр нигезендә консервация һәм музейлаштыру эшләрен башкарырга, шулай ук реставрация эшләрен дә кертеп, яшелләндерү һәм төзекләндерү белән шөгыльләнергә ярый.

Театр чикләрендә яңа объектлар төзү, җир, мелиоратив һ.б. эшләр башкару, төп фасадларда һәм түбәдә кондиционерлар, зур антенналар кую, су белән тәэмин итү челтәрләре, канализация, җылылык үткәргечләр сузу, киосклар һәм павильоннар урнаштыру тыела.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас