

Айнур Баянов: "Юк, мин үземне башка һөнәр иясе итеп күрмим."
Соңгы елларда илебезнең берничә төбәге кинотеатрларында татар телендә иҗат ителгән нәфис фильмнар тәкъдим ителде. Әлеге матур күренеш дәвам итә. Тиздән Уфада Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакировның тәрҗемәи хәлен чагылдыручы “Җылак” киносы күрсәтеләчәк. Бу проектта шулай ук якташыбыз, Башкортстанның атказанган артисты, Уфа “Нур” татар дәүләт театры йолдызы Айнур Баянов катнашты. Фильмда милләттәшебез өлкән коллегасынңың яшь чагын уйный .
Айнур Баянов чыгышы белән Чакмагыш районы Имәнлекул авылыннан. Театр сәнгәтендә 15 елдан артык эшли. Әлеге вакытта “Нур” театры әзерләгән яңа комедияда катнаша. Графигы тыгыз булуга карамастан, популяр артист белән әңгәмә корырга өлгердек.
– Айнур, тамашачы сине “Нур” театры сәхнәсендә күрергә өйрәнгән. Хәзер башка амплуада киноэкранда күрәчәкбез. Ничек килеп чыкты бу?
- Бөтенләй көтмәгән җирдән. Берни уйламыйча үз эшләрем белән йөргәндә кинәт шалтыраттлар . “Айнур без шундый кино төшерәбез. Сценарий буенча әлеге рольдә сезне күрергә телибез!”– диделәр. Мин, төшме бу өнме, дип аптырап калган арада трубкада – “Риза булсагыз, шушы адрес буенча тавышыгызны яздырып җибәрегез,” – дип сөйләшүне тәмамлап та куйдылар. Мин тиз арада кушылган биремне эшләп, тавышым яздырылган файлны Казанга җибәрдем. Ә бер айдан соң “сезне съемкага көтәбез” дигән җавап алдым. Һәм декабрь аенда эш башланды.
– Үзенчәлекле кастинг үткән булып чыгасың. Ә ни өчен тавышны тыңлау кирәк булыд икән?
– Әлеге кинода мин Әзһәр абыйның яшь чагын уйыныйм. Тавышлар охшаш булып чыкты. Съемка вакытында режиссер Алмаз Нургалиев мине гастрольләр вакытында сәхнәдә уйнавымны күреп исендә калдыруын әйтте. Әлбәттә, аңа һәр барлык коллективка бу мөмкинлек өчен рәхмәтем зур.
– Димәк, синең өчен бу дебют ягъни беренче чирканчык алу булды? Сәхнәдә һәм камера алдында уйнау никадәр аерыла?
– Камерага уйнау тәҗрибәм бар иде. Элегрәк популяр режиссер Рияз Исхаковның “Татарстан” дәүләт ансамбле заказы буенча төшерелгән 2 музыкаль клибында катнаштым. Ләкин нәфис фильмда төшүнең, әлбәттә, масштаблары башкача. Ә сәхнә белән камера аермасы җир белән күк арасы диярлек. Камера алдында эшләгәндә уйнау рәвеше генә түгел, сөйләү дә башка. Беренче дубльләр башлангач режиссер эшне туктатты дә: “Айнур, син ник болай кычкырасың?”–дип сорады. Мин аптырашта калдым. Гәдәттә театрның зур залларында арттагы рәттә утырган тамашачыга барып җитсен өчен тавыш та көр чыгара тиеш. Йөзеңдә мимиканы күрмәннәргә син мәгънәне интонация ярдәмендә җиткерергә тиеш. Ә салкын объективлы, ләкин бар нәрсәне күргән камерага тавыш көрлеге түгел синең күз карашың, мимикаң мөһим.
– Кино төшерү эшләре тәмамланып, кире сәхнәнәгә кайткач ялгышып әкрен тавыш белән сөйли башламадыңмы соң?
– Юк .Анысы инде автоматик рәвештә бара. Канга сеңгән. Шунысы кызык, кул-аяклар дә бар хәрәкәтләрне истә калдыра.
– Аяк сәхнәнең кирәк урынына алып барыр, ә тел? Ялгышкан, текстны онытып җибәргән чаклар буламы?
– Әлбәттә, була. Без бит тере кешеләр. Мин дә онытырга мөмкин, минем коллегаларым да. Шул вакытта булышабыз. Импровизация ярдәмгә килә. Сәхнәдә бер-беребезгә терәк булсак, төрле четерекле хәлләрне дә ерып чыга алабыз. Ходайга рәхмәт, андый терәк һәрвакыт бар.
– Кино темасын төгәлләп куйганда шушы соравымны бирим әле? Кабат төшәргә теләгең бармы? Бәлки, уйлап йөргән теләгән ролең дә бардыр?
– Әлбәттә, бер тәмен татып карагач, дәвам итәсем килә. Рольләргә килгәндә, мин, дөресен генә әйткәндә, лирик геройлар образын уйнарга яратмыйм. Миңа характерлы персонаж кирәк. Тискәре, хәтта бераз тәртипсез.
– Әллә син үзең шундыйракмы?
– Бәлки шундыймын, бәлки шундыйрак буласым киләдер...
– Ә шулай да сине тамашачы лирик, мәхәббәткә бәйле герой буларак белә һәм яратып өлгергән.
– Артист бер төрле шаблонга әйләнгән рольлләр уйнарга тиеш түгел, ул үсәргә тиеш. Соңгы вакытта минем дә рольләрем үзгәрде. Монысы өчен театр режиссерлары Азат Җиһаншин һәм Илдар Вәлиевга рәхмәтлемен.
– Үткәннәргә әйләнеп карасак, сәхнә белән кызыксыну кайчан уянды ?
– Фамилиям Баянов булгач, безнең нәселдә бар ир-егет тә баянда уйный диярлек. Миндә алар рәтендә. Сәхнәгә исә беренче тапкыр 6 яшемдә менеп “Әссәләмәгаләйкүм” җырын башкарганмын. Кызганчыка каршы, 9 нчы сыйныфта укыган чагымда әнием бакыйлыкка күчте. Әтием һәм туганнарым бертуган энем белән миңа зур терәк булып, мораль яктан ярдәм итте. Бирешмичә, алга атлауны дәвам иттек. Беренче һөнәрем юрист-правовед булса да, тормышымда яхшы кешеләр ярдәме белән мин Уфа сәнгать училиәщесының вокал бүлегенә укырга кердем. 4 ел укып сәнгать академиясенә күчкәч, “Нур” театры махсум төркем җыя дип ишеттем дә бәхетемне сынап карарга булдым. Һәм театр сәхнәсен сайладым.
– Син җырчы актер гына түгел, пародист буларак та үзеңне күрсәткәнең бар. Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” комедиясе турына сүзем. Анда син Айдар Галимовны уйнап күрсәтәсең.
– Ул пародия үзеннән үзе килеп чыкты. Репетиция вакытында коллегаларыма шаярып күрсәткән моментны комедияне куючы режиссер Әбелхәер Сәфиуллин күреп калды да калдырырга кушты. Мин никәдәр таркалашсам да җиңә алмадым. Әйткәндәй, тиздән бу комедия кабат “Нур” сәхнәсенә кайтачак.
– Сәхнә тормышыннан чынбарлыкка әйләнеп кайтсак буш вакытыңны ничек уздырасың?
– Буш вакыт бик аз инде ул. Ләкин яраткан шөгылемә вакыт табам. Мин агач эшен бик яратам. Кул белән юнып эшлим. Урындык булсынмы, өстәлме. Хәтта балконнар да тышлыйм. Шул вакытта кул эшли, җан ял итә, күңелдә тынычлык урнаша.
– Үткәнгә кайту мөмкинлеге булса, башка һөнәр сайлар идеңме?
Миләүшә Латыйпова.
Фото: concert-star.ru