Мәдәни мохит
13 ноябрь 2023, 16:01

"Үзем сайлаган язмыш"

Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында «Ол­ег Ханов. Үзем сайлаган язмыш» китабының исем туе үтте.

"Үзем сайлаган язмыш""Үзем сайлаган язмыш"
"Үзем сайлаган язмыш"

Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында «Ол­ег Ханов. Үзем сайлаган язмыш» китабының исем туе үтте.

Китап актер, режиссер һәм педагог, Русиянең атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Станиславский исемендәге халыкара премия лауреаты Олег Хановның тормышына һәм иҗатына багышланган.

Авторы — сәнгать гыйлеме кандидаты, доцент, Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының сәнгать теориясе һәм тарихы кафедрасы мөдире Айсылу Сәгыйтова.

Китапта Олег Закир улының балачагы, уку еллары, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында, А.Райкин исемендәге «Сатирикон» Русия дәүләт театрында, М.Горький исемендәге Ырынбур дәүләт драма театрында эшләгән чорлары, хәзерге тормышы һәм иҗаты хакында сүз бара. Анда Олег Хановның көндәлекләреннгән өзекләр дә урын алган.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас