

29 ноябрь-2 декабрьдә Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсендә Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры чыгыш ясаячак.
-Уфага гастрольләр белән соңгы тапкыр 2019 елда килгән идек. Ел саен Башкортстан тамашачылары белән очрашу традициябез пандемия аркасында өзелеп калды. Менә хәзер бик сагынып һәм ашкынып киләбез, - диде театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов әлеге гастрольләргә багышланган матбугат конференциясендә.
Тинчурин театры тамашачыларга дүрт спектакль тәкъдим итәчәк. 29 ноябрьдә күрсәтеләчәк “Яратам! Бетте-китте!” комедиясендә вакыйгалар ике генә өе калган авылда бара. Тамашаның төп темасы – мәхәббәт.
30 ноябрьдә Башкортстан язучысы Салават Әбүзәровның “Хыялый” лирик комедиясен күрсәтеләчәк.
“Кияү урлау” комедиясе 1 декабрьдә күрсәтеләчәк. Аталышыннан ук күренүенчә, монда көләргә сәбәп күп булачак.
“Ашина” мистик драмасы тормышның кешене һәрчак сынау алдына куюын ассызыклый. Спектакльдәге вакыйгалар тиздән су астында калачак утрауда бара. Төркиләрнең риваяте буенча, Ашина – әнисе үлгән малайны имезеп үстереп, нәселне, ыруны коткарган ана бүре. Драма 2 декабрьдә күрсәтеләчәк.
- Тамашачыда авыр тойгы калдыра торган әсәрләр белән артык мавыгырга кирәкми. Яктылык, җылылык балансын саклыйсыбыз килә. Репертуарыбызда төрле спектакльләр бар. Ә Уфада күрсәтеләчәк спектакльләребез - иң популярлардан. Алар безнең театрыбызда ял көннәрендә икешәр тапкыр күрсәтелә. Уфа тамашачыларына да ошар дип өметләнәбе, - диде театр вәкилләре.