

14-19 ноябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының гастрольләре узачак. Ике ел саен театр Казан тамашачысы алдында үзенең иң популяр һәм премьера спектакльләре белән чыгыш ясый. Бу юлы да башкортлар үз гадәтләренә тугры калды.
«Казандагы гастрольләребез Башкортстанның Мәдәният министрлыгы булышлыгында оештырыла. Анда коллективның яртысы диярлек — артистлар, техник цех хезмәткәрләре һәм «Килен» спектаклендә уйнаган балалар катнаша. Барлыгы 104 кеше. Гастрольләр югары дәрәҗәдә үтәр тип ышанабыз», — ди театр директоры Иршат Фәйзуллин.