Мәдәни мохит
1 ноябрь 2023, 06:13

Ил агасы Мортаза

Башкортстанның беренче Президентына багышланган проектта  катнашырга телисезме?

bashinform.rubashinform.ru
Фото: bashinform.ru

Башкортстанда республиканың беренче Президенты Мортаза Рәхимовның тууына 90 ел тулуга «Йөрәк сүзе» шигъри турниры багышланачак.

Социаль челтәрләрдә проект җитәкчесе, Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Наилә Сәфәргулова хәбәр иткәнчә, бу юлы күренекле дәүләт эшлеклесе истәлегенә проект «Йөрәк һүҙе. Ил ағаһы Мортаза" дип аталачак.

 Проектта катнашырга теләүчеләр 20 декабрьгә кадәр проектның рәсми төркеменә башкорт телендә шигырьләр укыган видеоязмаларын җибәрә ала. Финал 2024 елның февралендә Башкорт опера һәм балет театрында планлаштырылган.

2022 елда традицион шигъри турнир Башкортстанның халык шагыйре Рәми Гариповның тууына 90 ел тулуга багышланган иде. Исегезгә төшерәбез, элегрәк «Башинформ» хәбәр иткәнчә, Башкортстанда беренче тапкыр республиканың беренче Президенты Мортаза Рәхимов исемендәге класс ачылды һәм экспертлар Башкортстанның беренче президенты турында энциклопедия материалларын өйрәнә башладылар.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас