Мәдәни мохит
31 октябрь 2023, 09:35

Заһир белән Юлиянең туе Мәскәүдә узачак

Тантананы сез дә барып күрә аласыз. 

Барлык йолалары үтәлгән чын башкорт  милли туен  илебез башкаласы Мәскәүдә ВДНХ-да узган “Россия” күргәзмә-форумында 3 декабрьдә  күрергә була.

Күргәзмә кунаклары тантананың төп моментларын күрә алачак. Бу яучылау, никах, мәһәр,  кәләшне кияү йортына озату, кәләшне кияү йорты бусагасында каршы алу йолалары. Милли гореф-гадәт һәм йолаларны халыкара һәм республика конкурслары һәм фестивальләре лауреаты – Республика халык иҗаты үзәге “Атайсал” милли үзәгенең  (җитәкчесе – Башкортстанның халык артисткасы Нәсимә Тимерова) “Ауаз” башкорт фольклор ансамбле күрсәтәчәк. Башкорт халкының туй йоласы режиссеры – милли бәйрәмнәрне алып баручы Инвир Хисәметдинов.

Бар да традицион башкорт җырлары, биюләре, яшь парларга әйтелгән ихлас теләкләр белән үрелеп барачак,  рус телендәге комментарийлар да булачак. Бәйрәм программасында туй йолаларының уникальлеге, милли әһәмияте, әхлакый мәгънәсе һәм матурлыгы ачыкланачак, –  дип билгеләп үтте БРның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.

24 яшьлек Заһир Сәфәргалин Сибай шәһәрендә туып-үскән, Уфа фән һәм технологияләр университетында белем алган. Армия хезмәтеннән соң IT-өлкәдә белем бирә. Буш вакытларында программалаштыру телләрен өйрәнә, сноубордта шуарга ярата.

22 яшьлек Юлия Сөләйманова – тумышы белән Баймактан, әлеге вакытта Уфа фән һәм технологияләр университетында укый. Казах һәм төрек телләрендә иркен аралаша.

Заһир белән Юлиянең туй тантанасына күргәзмәгә килүчеләр шаһит була ала.

“Россия” халыкара күргәзмә-форумы 4 ноябрьдә Мәскәүдә ВДНХда ачылачак һәм 2024 елның 12 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Анда федераль министрлыклар һәм корпорацияләр дә, Русия Федерациясенең барлык 89 субъекты да тәкъдим ителәчәк. Экспозицияләр Русиянең һәр төбәгенең уникальлеге, казанышлары һәм мөмкинлекләре турында сөйләячәк. Башкортстан күргәзмәдә үзенең мәдәни, туризм, инвестиция, сәнәгать потенциалын — республиканың соңгы елларда ирешкәннәрен –  тәкъдим итәчәк. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас