Мәдәни мохит
31 октябрь 2023, 14:14

Татар театры кунакка килә

Башкортстанда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының гастрольләре узачак.

Татар театры кунакка киләТатар театры кунакка килә
Татар театры кунакка килә

29 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр  Башкортстанда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының гастрольләре узачак.

Уфа «Нур» татар дәүләт театрында кунаклар дүрт спектакль күрсәтәчәк.
29 ноябрьдә «Яратам! Бетте-китте!» (автор - Л.Әминова, режиссеры - 3.Харисов) җырлы-биюле комедиясе, 30 ноябрьдә «Хыялый» (автор - С.Әбүзәров, режиссер - И.Мөхетдинов) лирик комедиясе, 1 декабрьдә «Кияү урлау» (автор - С.Юзеев, режиссер - Р.Саттарова) комедиясе тәкъдим ителәчәк.

Гастрольләр 2 декабрьдә «Ашина» (авторы - Р.Зәйдулла, режиссеры - И.Казакбаев) мистик драмасы белән тәмамлана.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас