Мәдәни мохит
31 октябрь 2023, 14:39

"Ачыш" конкурсына йомгак кайчан ясала?

30 октябрьдә Башкортстанның Язучылар Союзы игълан иткән «Ачыш» конкурсына әсәрләр кабул итү тәмамланды.

"Ачыш" конкурсына йомгак кайчан ясала?"Ачыш" конкурсына йомгак кайчан ясала?
"Ачыш" конкурсына йомгак кайчан ясала?

30 октябрьдә Башкортстанның Язучылар Союзы игълан иткән «Ачыш» конкурсына әсәрләр кабул итү тәмамланды. Оештыручылар башкорт телендә — 30, татар телендә 16 эш кабул иткән.

Конкурс «Шоңкар» һәм «Тулпар» яшьләр журналлары катнашлыгында үткәрелә. Катнашучыларның иң яхшы шигырьләре һәм хикәяләре шул журналларда дөнья күргән.

Конкурска йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү чарасы 15-30 ноябрьдә була. Анда  Якутия, Татарстан һәм Кабарды-Балкар язучылары да катнашачак. Лауреатларга дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырыла. Конкурсның бүләк фонды 200 мең сум тәшкил итә.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас