Мәдәни мохит
26 Октября 2023, 05:02

Югары сәнгатьтән читтә калмагыз

Башкалада беренче тапкыр Русиянең Е.Ф. Светланова исемендәге дәүләт академия симфоник оркестры чыгыш ясаячак.

Добавить в предпочтительные источники Google
Югары сәнгатьтән читтә калмагызЮгары сәнгатьтән читтә калмагыз
Югары сәнгатьтән читтә калмагыз

12 ноябрьдә Уфада әһәмиятле мәдәни чара булачак. Башкалада беренче тапкыр Русиянең Е.Ф. Светланова исемендәге дәүләт академия симфоник оркестры чыгыш ясый. Бу илнең иң бай тарихлы симфоник коллективларның берсе. Аңа нигез салынуга быел 87  ел.

Кунаклар башкала тамашачысына рус һәм чит ил классик музыка сәнгать әсәрләреннән торган бай музыкаль программа тәкъдим итәргә әзерләнә. Бу хакта “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә оркестрның дирижеры Дмитрий Юровский сөйләде .

Русиянең Е.Ф. Светланова исемендәге дәүләт академия симфоник оркестрының директоры коллективның йолаларын, бай тарихын саклап, яшь буынга тапшыра килүгә зур игътибар бүленүен ассызыклап үтте.

Әлеге чараны оештыручылар: генераль директоры Искәндәр Бәхтияр җитәкчелегендәге “Уфанет” оешмасы һәм Нәзирә Яппарова директоры җитәкчелегендәге “ЯН” продюссерлар үзәге.

Матбугат конференциясендә шулай ук Уфа сәнгать институты студентлары да катнашты. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.

Югары сәнгатьтән читтә калмагыз
Югары сәнгатьтән читтә калмагыз
Югары сәнгатьтән читтә калмагыз
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас