Мәдәни мохит
25 октябрь 2023, 17:06

Зур гастрольләр

Уфага зур гастрольләр белән  Донецк академия музыкаль-драма театры килә.

Зур гастрольләрЗур гастрольләр
Зур гастрольләр

 

М. М. Бровун исемендәге Донецк дәүләт академия музыкаль-драма театрының «Зур гастрольләре» кысаларында 4 ноябрьдә Уфа дәүләт татар театры сәхнәсендә «Мин хакыйкатьне беләм!» спектакле күрсәтеләчәк. Спектакльне, шулай ук, 2-10 ноябрьдә Саранск, Ярославль, Тверь, Боровичи һәм Мурманск шәһәрләрендә дә күрсәтәчәкләр.

- Бердәм гастроль системасын булдыру идеясен бөтен ил буенча иҗат коллективлары хуплап каршы алды. Бөтенрусия гастроль – концерт планының «Зур гастрольләр» һәм «Без-Россия» программалары елдан-ел күбрәк катнашучыларны җәлеп итә. Йөзләгән артистлар Ватаныбызның төрле почмакларына гастрольләргә барырга, уникаль һөнәри тәҗрибә һәм иҗади энергия тупларга, ә Русиянең эре һәм кече шәһәрләрендә яшәүчеләр – иң яхшы спектакльләрне һәм концертларны күрергә мөмкинлек ала, - дип билгеләп үтте Русия Мәдәният министры Ольга Любимова.

«Мин хакыйкатьне беләм! " спектакленең нигезендә 2017 елның июлендә басылган «Донбасстагы сугыш: халык елъязмасы» китабы материаллары ята. Анда 2014-2017 еллардагы сугыш хәрәкәтләре фонындагы вакыйгаларны кичерүчеләрнең истәлекләре тупланган. Спектакльгә шулай ук режиссер Алла Ульянова тарафыннан җыелган азат ителгән торак пунктларда яшәүчеләрнең тарихлары кертелгән. Әсәрнең төп геройлары чын кешеләр, Донецк Республикасы халкы, төрле һөнәр вәкилләре: медиклар, шоферлар, журналистлар, укытучылар, балалар бакчалары тәрбиячеләре, алар үзләренең шәхси тарихларын бизәксез сөйлиләр.

Спектакльдә ДНРның  халык артисты, Украинаның атказанган артисты Алла Ульянова, РФнең атказанган артисты, ДНРның атказанган артисты Мария Марченко, Елена Перелыгина, Владимир Быковский, Игорь Рыбчинский, Мария Молодова, Евгений Попов катнаша.

Гастрольләр Росконцерт тарафыннан РФ Мәдәният министрлыгының Бөтенрусия гастроль-концерт планы нигезендә оештырыла.

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас