Мәдәни мохит
25 октябрь 2023, 14:57

"Яшәве рәхәт!" диләр

21 октябрьдә Уфа «Нур» татар дәүләт театрында Бану Каһарманова әсәре буенча куелган спектакльнең премьерасы узды.

"Яшәве рәхәт!" диләр"Яшәве рәхәт!" диләр
"Яшәве рәхәт!" диләр

21 октябрьдә Уфа «Нур» татар дәүләт театрында Бану Каһарманова әсәре буенча куелган «ЯШӘВЕ- РӘХӘТ!» спектакленең премьерасы узды. Режиссеры - Зиннур Сөләйманов. Комедия XXXII иҗат мизгеленең беренче премьерасы. Һәракыттагыча комедия тулы зал җыйды. Спектакльнең рәссамы - Рөстәм Баймөхәммәтов. Композиторы - Башкортстанның халык артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе Юлай Үзәнбаев.
Комедиядә көлкеле хәлләр тасвирлана. Бер мизгелдә бу тарихта катнашучыларның көндәлек тормышы кискен үзгәрә. Барысы да очраклы рәвештә бер фатирда очраша. Бу көтелмәгән хәл хакыйкатьне сөйләргә, ябык күңелләрне ачарга ярдәм итә... Һәм бер нәрсә аңлашыла: яшәве рәхәт икән!
Премьера икенче тапкыр ноябрь башында күрсәтеләчәк. Яшәүнең рәхәт булуына инанасыгыз килсә, театрга барыгыз, дуслар!

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас