

Ярый әле тормышта шундый бәйрәмнәр бар.
Свердловск өлкәсендә Аракаево авылы милли-мәдәни комплексы мәйданында 21 октябрь көнне шаккатмалы зур җыр-моң һәм милли биюләребез бәйрәме гөрләп үтте. Бу көнне милли уен коралларында уйнаучы осталар “Уйнагыз, гармуннар!” дип аталган төбәкара конкурста көч сынашты.
Конкурста илебезнең төрле төбәкләреннән 300дән артык баянчы, кубызчы, курайчы, җырчы һәм биюче көч сынашты. Чараны үткәрүнең максаты: милли үз аң дәрәҗәсен үстерү һәм киң җәмәгатьчелеккә милли мәдәниятебезне, телебезне, традицияләребезне саклауның мөһимлеген тагын да бер кат төшендерү, шулай ук яшь талантларның исемнәрен ачу.
Жюри составы саллы иде. Алар – легендар гармунчы, БР һәм ТРның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, виртуоз баянчы, ТРның атказанган артисты Наил Сәгадиев һәм виртиоз гармунчы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Мөхетдинов булды.
Башкортстаныбыздан да лаеклы талант ияләре катнашты конкурста һәм лаеклы бүләкләргә ия булдылар. Лауреат исемен яулаучылар арасында Мәчетле районыннан “Нәүрүз” Халык инструментлары оркестры, 1нче дәрәҗә Дипломга лаек булучылар арасында Чакмагыштан Рәвис Сабитов бар. Якташларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез.
Фото: tatar-congress.org