Мәдәни мохит
25 октябрь 2023, 12:02

Булдыра ул, Зөлфия!

Күпкырлы талантка ия Зөлфия Фәнис кызының исеме күпләргә яхшы таныш.

Булдыра ул, Зөлфия!Булдыра ул, Зөлфия!
Булдыра ул, Зөлфия!

Алтын көзнең алтын ае

Саф яңгыр коенында...

Күңелләр дә көзгә охшаш –

Берчә кояш баешында, берчә сагыш куенында...

Ә шулай да һәркайсының

Изге гамәл уенда,

СөбхәнАллаһ!

   Күптән түгел балшкаланың Халыклар дуслыгы йортында бик матур чара үтте: сихри иҗади күчтәнәчләре белән килгән Авыргазы кызы Зөлфия Газиева шигьриятне, җыр-моңны сөюче дусларын үзенең иҗат кичәсенә җыйды.

   Күпкырлы талантка ия Зөлфия Фәнис кызының исеме күпләргә яхшы таныш: ул, танылган шагыйрә булуы белән бергә, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтүче искиткеч хисле нәсерләр һәм хикәяләр, сокланып туймаслык рәсемнәр иҗат итүче дә. Аның башкарган җырлары һәм сәнгатьле сөйләү остасы булуы һәр тыңлаучыда соклану уята. Безнең “Өмет” гәзитендә дә төрле елларда аның иҗади язмалары дөнья күреп килде.

   Зөлфия – атаклы язучыбыз Галимҗан Ибраһимовның якташы. Чынлап та, Авыргазы яклары бик күп талантлар биргән төбәк. Зөлфия да үз халкының талантлы кызы.

   Шагыйрәне котларга БР Язучылар Союзыннан Руслан Сөләйманов, БР Татар хатын-кызлары комитеты рәисе Флүзә Сөләйманова, БР татарларының Авыргазы районы буенча (комитетымы икән?) рәисе Риф Вәлиев, Авыргазы мәгариф бүлеге җитәкчесе Рөстәм Гыйләҗетдинов, республиканың мәртәбәле матбугат чаралары журналистлары килгән иде. Кунаклар тарафыннан Зөлфия Фәнис кызына “Авыргазы районының почетлы гражданины” исемен бирү һәм аны БР Язучылар Союзына әгъза итеп алу тәкъдимнәре яңгырады. Бу тәкъдимнәрне чарада катнашучылар көчле алкышларга күмде.

    Чара гаять җылы һәм ямьле үтте. Зөлфия Фәнис кызы үзенең шигырь һәм нәсерләрен эчтәлекле итеп укыды, кичә җыр-моңнар белән үрелеп барды. Чарага килүче һәркем аның “Болытлар артында кояш бар” дип аталган шәхси күргәзмәсе белән танышты. Анда шагыйрәнең төшергән сурәтләре, кул эшләре, дистә еллар дәвамында республика басмаларында дөнья күргән язмалары урын алган иде.

   Зөлфия ханым – гаять киңкырлы талантка ия шәхес дидек. Чынлап та, аның таланты Башкортстан кысаларына гына сыймый: мәсәлән, ул Сочи, Санкт-Петербург, Белоруссия, Казан, Великий Новгород шәһәрләрендә үткән күпсанлы фестиваль-конкурсларда чыгыш ясап, күпсанлы Мактау грамоталарына, истәлекле бүләкләргә лаек булган. Иң мөһиме, ул туган җиренең чын патриоты: Авыргазы районы гимнының авторы! Шулай ук аның “Туган ягым – Авыргазым” дип аталган саллы китабы басылып чыккан.

   Электән үк спорт белән дус булган Зөлфия, 2023 елның февраль аеннан алып, йөгерү спорты белән җитди шөгыльләнә башлаган: ул,нигездә, 10 чакрым арага йөгерү буенча ярышларда шактый уңышлы чыгыш ясап килә. Аның ярышлар алдыннан патриотик хисләр белән сугарылган шигырьләрен укуын спорчылар да, аларның җанатарлары да алкышларга күмә.

   Киләчәктә дә Зөлфиянең бүгенгедәй дәртле, рухлы, көчле булып иҗат итүен теләп калабыз һәм сезнең игътибарга аның бер шәлкем шигырен тәкъдим итәбез, дуслар.

                                   Гөлара Арсланова.

     

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас