

Казанда Көнчыгыш базары гөрли.
Башкортстанның йөздән артык сәнгать остасы бүген ут күршебез Татарстанда «Казанда Көнчыгыш базары» фестивалендә катнаша. Әлеге вакытта «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында концерт уза.
«Казан Көнчыгыш базары» халыкара милли мәдәният фестивале 20-27 октябрьдә уза. Фестивальнең тантаналы ачылышы республика җитәкчелеге, федераль һәм чит ил кунаклары катнашлыгында Казан Ратушасында узды.
«Казан Көнчыгыш базары» фестивале кысаларында беренче мәртәбә “Евразия йөрәгеннән Сәләм” гала-концерты узачак, анда Башкортстан Республикасыннан 100 иң яхшы башкаручы һәм иҗат коллективы катнаша. Алар арасында - Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт академия халык биюе ансамбле, «Кәрвансарай» эстрада-фольклор төркеме, «Аргамак» этно-төркеме, «Хәзинә» этно-проекты, «Бишбармак» оркестры, Фидан Гафаров, Айдар Галимов, Нәзифә Кадыйрова, Гали Алтынбаев, Филүс Каһиров, Идрис Газиев, Айгөл Сагынбаева, Азамат Гафаров, Гөлшат Гыйрфанова, Марсель Кутуев, Рәфис Сирусин, Зилия Бәхтиева, Тимур Рамазанов, Гөлнара Вәлиева, Илнур Хибатуллин, Алинә Дәүләтханова һәм башкалар. Концертта башкорт халык җырлары һәм инструменталь көйләр, башкорт композиторлары Хөсәен Әхмәтов, Салават Низаметдинов, Рим Хәсәнов, Юлай Үзәнбаев әсәрләре яңгыраячак, шулай ук Гаскаров исемендәге Дәүләт ансамбле башкаруында башкорт хореографиясенең алтын фондыннан биюләр күрсәтеләчәк.